Хакимият бинасына иртән эшкә килүчеләрне беркадәр күзәтеп тә торырга туры килде. "Азатлык" татар яшьләре берлеге әгъзасы Илмир Салих күтәреп торган шигардә бернинди милли өндәмәләр дә, "татарлар" дигән сүзләр дә юк иде. Шуңа да карамастан, эшкә килүче халыкның байтак өлеше башка көннәрне шушы юлдан, Илмир Салих басып торган урыннан узган булса, бу көнне шигар күтәреп торучыны читләтеп узуны кулайрак күрделәр.
Бәлки инде Азатлык хәбәрчесенең шушында ук видеокамера урнаштыруы, фотога төшерүе хакимият кешеләрен бераз уңайсызлады кебек. Шул сәбәпле, шигарне укырга теләк белдерүче дә, аның эчтәлеге белән кызыксынырга җөрьәт итүче дә табылмады. Шундый уйлар туды, әйтерсең лә, шушы шигарне укысалар, аңа күз генә салсалар да, аларны шундук алып китеп төрмәгә ябарга мөмкиннәр. Ул кешеләрнең уй-фикерләрен белешү турында сүз булуны күз алдына да китереп булмавы шул җирдә үк ярылып ята иде. Шигар күтәреп чыгучы Илмир Салихка берничә сорау юлладык.
– Илмир, синең шигардә күрсәтелгән 8нче маддәнең ни хакында булуы белән бер рәсминең генә кызыксынуын күрдем. Иң беренче эш итеп шушы маддәнең ни хакында булуын бераз ачыклап китсәң иде?
– Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсендә дәүләт телләре турында әйтелә, монда татар һәм урыс телләренең Татарстанда тигез телләр булуы белдерелә. Мин бирегә юкка гына чыкмадым. Бездә шушы ике тел дәүләт дәрәҗәсендә тигез телләр булса, мин шигарне язып та тормас идем, бирегә чыкмас та идем. Инде билгеле, бу безнең беренче генә чара түгел. “Азатлык” татар яшьләре берлеге дәүләт телләре тигезлеген таләп итеп хәрәкәтне күптән башлады. Һәр айның сигезенче көнендә шушындый таләп белән Чаллы, Казан урамнарына чыгабыз. Бу дәвамлы акция һәм аның максаты татар теле дәрәҗәсен арттыру, башка телләр югарылыгына күтәрү. Кичә, 8 мартта ял, бәйрәм көне булды. Шуңа инде әлеге шигар белән бүген чыгарга булдык.
– Яныңнан Чаллы хакимияте түрәләре, чиновниклары узып тора. Алар эшкә ашыккан кыяфәт ясап сине дә, шигареңне урап узалар. Алар арасында Чаллы мәгариф идарәсе җитәкчеләре дә бардыр. Яныңа килеп берәрсе хәлеңне белешмәдеме, “сиңа ни җитми соң?” димәдеме?
– Мәгариф идарәсе башлыгы әлегә күренмәде. Әмма хакимиятнең җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Галиуллин килеп, минем нәрсәләр таләп итүем белән кызыксынды, кайбер фикерләремне язып та алды.
– Илмир, бүген биредә кечкенә генә шигар күтәреп торуны зур эш дип яки бәләкәй эш дип саныйсыңмы?
– Бу – зур эш. Чөнки аның зурлыгы шушы шигарне ялгыз гына күтәреп тору белән билгеләнми. Әлеге акция зур бер хәрәкәтнең бер өлеше генә. Ул хакимият белән элемтә булдыру өчен дә ясала. Хакимиятләргә инде татар теле, ике теллелекне тормышка ашыруда булган кимчелекләр буенча да хатлар, мөрәҗәгатьләр юлладык һәм алга таба да юлларбыз дип ышанам. Урам чараларыннан тыш башка юнәлешләрдә дә эшчәнлек алып барырга омтылабыз.
Әңгәмәдән соң Илмир Салих белән безнең юллар бер якка булып чыкты. Ул юл барышында Чаллыда юл күрсәкечләренең дә, теге яки бу ширкәтнең алтакталары да урысча гына языла баруның нык артуына борчылу да белдерде. Без шундый дистәләгән юл күрсәткечләренең берсе янына тукталып фикер дә алышып алдык. Илмир Салих, урысча гына яки татарча бозып язылган кайбер элмә такта язуларын алыштыруга да ирештек, диде.
* * * *
Нәкъ шундый пикетка Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин чыкты.