Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда республиканың хөкемдарлар квалификация коллегиясе рәисенең улын тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Радик Гыйлмановның улы Марат Гыйлманов турында сүз бара. Аңа каршы "террорчылыкны аклау" турында җинаять эше ачылган. "Татар информ" мәгълүмат агентлыгы эшне Гыйлмановның социаль челтәрләрдәге сүзләре өчен ачканнар, дип язды.

18 декабрьгә каршы төндә Telegram-каналлар Татарстанның хөкемдарлар квалификация коллегиясе рәисе Радик Гыйльмановның улы Марат Гыйльмановны тоткарлаулары турында хәбәр итте. Соңрак "Вечерняя Казань" басмасы махсус хезмәтләргә сылтама белән "әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килә", дип хәбәр итте.

Аңа "террорчылыкны аклау" турында (Русия Җинаять кодексының 205.2 маддәсе) җинаять эше ачылган.

"Татар информ" мәгълүмат агентлыгы эшне Гыйльмановның социаль челтәрләрдәге сүзләре өчен ачканнар, дип язды. Хәзерге вакытта бу пост сөртелгән.

Гыйлмановны Мәскәүгә китергәннәр, дип язды чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online". Бүген Басман районы мәхкәмәсе аңа чикләү чарасын билгеләргә тиеш.

  • Русия Җинаять кодексының 205.2 маддәсе нигезендә 100-500 мең сум күләмендә, яки хөкем ителүченең өч еллык хезмәт хакы күләмендә штраф салырга, яки 2-5 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG