Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Татарстанда 22 мең пар өйләнешкән, 12 меңе — аерылышкан


Архив фотосы
Архив фотосы

Республикада туучылар саны да кими.

2024 елның 11 аенда Татарстанда 22 меңнән артык пар өйләнешкән һәм 12 мең гаилә аерылышкан. Бу хакта Татарстан хөкүмәтендә узган матбугат очрашуында Татарстан ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова белдерде.

Татарстанда аерылышулар саны 7,4%ка кимегән. 2024 елда республикада барылы 12 225 пар аерылышкан.

— Соңгы ике елда аерылышучыларның иң ешы 10-19 ел бергә яшәгән кешеләрдә очрый. Яшь парлар турында сүз бармый. Бу 40-49 яшьтәге кешеләр. Шуңа күрә бүгенге көндә яшьләр белән генә түгел, өлкән һәм урта яшьтәге кешеләр белән эшне алып барырга кирәк, — диде ул.

Моннан тыш, Татарстанда соңгы 6 елда Татарстанда туучылар саны кими. 2024 елның 11 аенда 32 359 бала дөньяга килгән.

— Кызганыч, без фертиль яшьтәге хатын-кызларның (бала табарга сәләтле яшьтәге хатын-кызлар) кимүен күзәтәбез. Бу вакытлы күренеш, чөнки 2030-32 елларда туучылар саны һәм бала табарга сәләтле яшьтәге хатын-кызлар артачак ди демографлар. Әмма әйтергә кирәк, әлегә Татарстанда туган балалар саны кимүгә таба бара, — диде Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев.

Күптән түгел Русия Дәүләт думасының Татарстаннан депутаты Илдар Гыйлметдинов Татарстанда һәр икенче гаилә таркала дип белдерде. Аныңча, хәзерге вакытта ата-аналар балаларын артык нык иркәли һәм гаилә корырга өйрәтми.

• 2023 елда республикада 36 766 бала дөньяга килгән. Шул ук вакытта үлемнәр саны 42 736 кешегә җиткән. Халыкның табигый кимүе 5 970 кешене тәшкил иткән.

• Соңгы елларда Русиядә, шул исәптән Татарстанда демографик кризис күзәтелә. Соңгы сигез елда Татарстанда туучылар саны 35,5 процентка төшкән.

• 2023 елда Татарстан хөкүмәте 2023-2025 елларга исәпләнгән бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар бала төшерү санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели. Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип белдерде. Төп сәбәбе — Татарстан бу өлкәгә акча бүлеп бирмәүдә.

• Моңа кадәр Ракша Башкортстанда халык саны нык кимиячәк, Татарстанда миграция хисабына сакланачак, дип белдергән иде.

• Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге мәгълүматына караганда, республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин. Фаразга ярашлы, ул вакытта Татарстанда 3,35 млн кеше яшәячәк.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG