Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларны эзәрлекләү дәвам итә: Кизләүдә 25 кеше тоткарланды


7 майда Кизләүдә (Евпатория) полиция 25ләп кырымтатарны тоткарлап бармак эзләрен алган. 6 майда Молодежное бистәсендә 150 кырымтатар тоткарланган иде.

Тоткарлау “Восточка” рестораны янында булган. Булган мәгълүматларга күрә, тоткарлау Краснодар өлкәсендә булган җинаять кылганнарны эзләү белән бәйле икән. Шул сәбәптән тикшерү уздырылган дип хәбәр ителде.

“Ни өчен кырымтатарларны гына тоткарлыйлар?” дигән сорауга полиция хәзмәткәре безгә өстән шундый күрсәтмә бирелде дигәне билгеле.

Шулай итеп Кырымда кырымтатарларны тоткарлаулар дәвам итә. 6 майда Акмәчет янындагы Молодежное бистәсендә җомга намазыннан соң мәчеттән чыккан 150ләп кырымтатарны тоткарлап Акмәчеттәге полиция бүлегенә алып киткәннәр иде.

Мәҗләс рәисе Рефат Чубаров бу тоткарлаулар хакында сөйләп Кырымдагы Русия хакимиятләре кырымтатарларны куркытырга маташа, хаксызлыклар эшлиләр. 26 апрельда Мәҗлесне тыеп алар мөселманнарны тоткарлап торалар. Кырым мөфтие исә бу хакта бәян итү урынына мөселманнарны паспортларын даими яннарында йөртергә чакыра диде ул.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров тоткарланганнар белән очрашу өчен 8 майда Кизләүгә һәм Молодежноега барырга жыенганыны сөйләде Азатлык радиосына.

11 майда исә Кырымга Русиянең кеше хокуклары омбудсмены Татьяна Москалькова килергә жыена. Ул төрмәләрдә утырган кырымтатарлар белән дә очрашачак икән.

Чубаров Русия Думасы депутаты булган Москалькова 2014 елда Кырым аннексиясен хуплап тавыш биргән иде. Аның Кырымга килергә, кеше хокуклары торышын тикшерергә дә хакы юк, чөнки ул Думада Кырым аннексиясе өчен тавыш биргәннән соң үзе җинаятьче булды диде Рефат Чубаров.

XS
SM
MD
LG