Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Үлемсез полк" йөрешен Татарстан түрәләре җитәкләде


Казанда Җиңү парады үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:55 0:00

Казанда Җиңү парады үтте

9 май Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Казанда парад оештырылды. "Үлемсез полк" йөрешендә Татарстан түрәләре белән бергә дистәләрчә мең кеше катнашты.

Казандагы быелгы Җиңү бәйрәме дә сугышта һәлак булган Татарстан ватандашларын зиратларда искә алудан башланды. Аннан гадәттәгечә Ирек мәйданында Җиңү парады оештырылды.

Парад алдыннан туры элемтәдә Мәскәүдәге Җиңү парады күренешләре күрсәтелде, Путинның Җиңү көне уңаеннан халыкка мөрәҗәгате дә читтә калмады. Шулай ук, сугышта һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Чарада чыгыш ясаган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанга җиңү бәясе бик кыйммәткә төшкән. Республикадан сугышка киткән 700 меңнән артык кешедән 350 меңе фронттан әйләнеп кайта алмаган.

Татарстан президенты үз чыгышын, бүгенге бәйрәм ватанын яратучы халкыбызның рухи ныклыгына, батырлыгына дан булсын, дип җыелган халыкны бәйрәм белән котлап тәмамлады.

Быелгы Җиңү көненә багышланган театрлаштырылган тамашада каһарман-шагыйрь Муа Җәлилнең шигырьләре укылды.

Казандагы хәрби бүлек хезмәткәрләре һәм аз сандагы хәрби техника катнашында узган парад һәрелдагыча ретро автомобильләр йөреше белән тәмамланды.

Казанда "Үлемсез полк" башында Татарстан җитәкчеләре барды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:42 0:00

Көннең икенче яртысында "Үлемсез полк" акциясе үтте. Йөрештә катнашучылар Икенче дөнья сугышында катнашкан туганнарының фотоларын күтәрде. 40 мең кеше катнашты дип әйтелгән чарада университет, мәктәп укучылары шактый күренде. Балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм укытучыларга бу чарада катнашулары кирәклеге әйтелгән булып чыкты. Куып чыгармасалар да, чыгарга кирәк дигәч, без дә "Үлемсез полк"ка чыктык дип әйтүчеләр булды.

Чарага килгән халык башта "Казан" милли-мәдни үзәге янында җыелды. Аннан сафларга тезелеп чара башлануны көтте. Кемдер күләгәдә хәл җыйды, кемдер истәлеккә фотога төште, танышларын барлады.

Хөкүмәт йорты янында башланган чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка түрәләр дә катнашты.

Чара башланганчы журналистлар белән әңгәмә корган Митимер Шәймиев бу чараны "үлемсез идея" дип бәяләде.

Татарстанның халык артисты Венера Ганиева исә, "Үлемсез полк"ны бәхетле тормыш өчен көрәшкән һәм үз гомерләрен кызганмыйча сугыш кырларында ятып калганнар алдында баш ию, аларга рәхмәт әйтү дигән мәгънәгә туры килә дип бәяләде.

Йөрештә катнашучылар сугыш музыкалары астында Ирек мәйданыннан Карл Маркс урамы буйлап үтте. Аннан Кирмән урамы буйлап 1 май мәйданына хәтле йөреде.

"Бессмертный полк" ("Үлемсез полк") дигән шигар артында алгы сафларда күренгән түрәләрнең йөреше бераз кыскарак булды. Алар Муса Җәлил һәйкәле янында йөрешне тәмамлап Кирмәнгә юл тотты. Халыкны исә юл күрсәтүчеләр Меңеллык мәйданына юнәлдерде.

Быелгы Җиңү бәйрәме дә узган еллардагы кебек кичке унда салют ату белән тәмамланды.

Чаллыда Җиңү бәйрәме хәрби техника янында дәвам итте

Чаллыда Җиңү бәйрәме тантаналарыннан соң балалар һәм өлкәннәр шәһәрнең төрле урыннарында куелган танклар һәм башка хәрби техника янында булды. Соңгы елларда Чаллының төрле урыннарында сугыш чорындагы хәрби техника саны арта бара. Чаллының Яңа шәһәр өлешендә, 43нче бистәдә, ГЭСта танк һәм артиллерия корылмалары бар инде. Көзен узачак Дума сайлавында сайланырга җыенучы Бердәм Русия фиркасе вәкиле Әлфия Когогина Җиңу паркында тагын берне куйдырып популярлыгын арттырмакчы.

XS
SM
MD
LG