Кырымда "Безнең балалар" исемле иҗтимагый оешма рамазан аенда ярдәм җыя
Кырымда хөкем карарын көтеп изоляторларда тотылган 18 кешенең 17се - кырымтатарлар. Аларның барысының да өйләрендә кечкенә һәм үсмер балалары калды. Бер төркем активистлар ул балаларны кайгыртуны үз өсләренә алды.
"Тоткындагы кырымтатар мөселманнарының балалары - безнең балалар. Алар үскәч милләтне әти-әнисен кебек хөрмәт итәчәк", диелгән оештыручылар белдерүендә.
Halal Guide проекты авторларыннан яңа Ифтар.рф сайты эшли башлады
Ифтар.рф сәхифәсендә Русиянең 19 шәһәрендә ифтар оештырылган урыннарны табып була. Шулай ук анда ураза тотуның дүрт шарты һәм рамазан яңалыклары белән танышып була. Halal Guide 2012 елдан бирле эшли.
Лондон мэры Садыйк Хан: Быелгы Ураза гаете Трафалгар мәйданында бәйрәм ителәчәк (инглизчә)
Быел тарихта беренче тапкыр Лондон башлыгы итеп мөселман һәм милли азчылык вәкиле сайланды. Садыйк Аман Хан Лондонда Пакстан чыгышлы эшчеләр гаиләсендә туып үскән. Хокукчы белгечлеген алган, озак еллар дәвамында юрист булып хезмәт иткән. Балалар бакчасыннан ук сәясәт белән кызыксынган, Лейбористлар фиркасенә ул 15 яшендә кабул ителгән иде. Гаиләсендә Исламга хөрмәт бик нык тәрбияләнгән.
Урта Әләзән авылында ифтарда балалар һәм яшьләр күп иде
Русиядә иң зур авыл саналган Урта Әләзән кебек авыллар Татарстанда юк. Анда унбер мәчеттән тыш, шәхси кибетләр, икмәк пешерү заводы, казылык эшләү цехлары бар.
Кибетләрдә спиртлы эчемлекләр сатылмый, мәчетләргә һәркөнне бик күп кеше йөри. Совет хакимияте мәчетләрне җимергәндә, бу авыл халкы мәчетләрен тар-мар итәргә рөхсәт бирмәгән, халык бервакытта да исламнан аерылмаган.
Рамазанда балалар өчен махсус мохит тудырдык
Германиягә килүебезгә ун ай тулды, рамазанны беренче тапкыр чит илдә уздырабыз. Алманнарның күпчелек бәйрәмнәрен дә, аларны ничек уздыруына да шаhит булдык. Раштуаны ай буе көтүләрен дисезме, яктырткычлар бәйрәме, карнавалмы – барысы да балаларны уйлап эшләнә. Алар өчен махсус бер мохит тудырыла. Безнең балалар шуңа бик кызыгып йөрде.
Үзебезнең изге ай-гаетләребез дә, hичшиксез, бала күңеленә үтеп керерлек итеп уздырылырга тиеш, дигән фикергә килдек. Рамазанга житди әзерләндек. Иң элек Рамазан көндәлеге булдырылды. Һәр көн балалар өчен кыскача дини текстлар яздык, алар нигезендә биремнәр башкарырга кирәк. Интернет челтәреннән күп кенә иҗади идеяләр табылды. Барысын да утыз өлешкә бүлеп, пакетларга тыктык. Көн саен көндез, балаларның өйгә кайтуына, аларны ике пакет көтеп тора. Берсендә биремнәр булса, икенчесендә – тәмле күчтәнәч яисә кечкенә бүләкләр. Аңлашыла, икенче пакет, биремнәр үтәлгәч кенә ачыла. Кечкенә бүләк дигәннән, кайчак аны үз куллары белән ясарга да тәкъдим итәбез. Иҗади башкарылган тәсбих, китап кыстыргычларын балалар бик хуп күрде. Соңгы вакытта балаларда Аллаh Тәгалә хакында җитди сораулар туа башлады. Бу сәбәптән йорт диварына агач кәүсәсен ясап ябыштырдык. Көн саен Аллаhның ике-өч исеме хакында сөйләшеп, Ходайның матур исемнәрен яфракларга язып кәүсәгә беркетәбез. Һәр исемгә багышлап, алдан ук китапчык әзерләнә. Ай ахырында стенабыз матурланып китәр дип өметләнәбез. Рамазан – Коръән ае. Шуны исәптә тотып, балаларның hәрберсенә Коръән тәкъвимен башлаттык. Бала ижади календарьда язылган сүрәләрне кабатлап, өйрәнә алса, сүрәләр урыннары буяла да матур бер фигура килеп чыга. Бик кызык!
Бөтен бу эшләрне башкарып чыгуга якынча ике сәгать вакыт китә. Беренче көннәрдә бераз авырсынсак та, хәзер балалар үзләре теләп, биремнәр сорап йөри. Бу гамәлләр Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен башкарылып, киләчәктә матур нәтижәләргә китерсен иде.
Аделия, Штутгарт
Нью-Йоркта "Паркта ифтар"да катнашучылар Орландо һөҗүме корбаннары рухына дога кылды
Берлинда качаклар лагерендә ифтар
Ураза һәм опера
Көннең беренче яртысында матур гына йөрим кебек, әмма төштән соң хәл китеп ала. Иртән тора алмыйча интегәм. Башкалар ничек уяна икән ул? Әллә мин генә йокыны туйдыра алмыйммы? Мин генә шундый булсам, оят. Башкалар да минем кебек йокы белән көрәшкәнен белсәм, яшәүләре җиңелрәк булыр иде.
Соң ятыла, кешегә тәүлегенә 4-5 сәгать җитә дип йокыга китәсең. Башны йокыга яңа гына төрттем дисәң, кабәхәт телефон шалтырый башлый. Төймәсенә басам да үземә тагын 10 минут бүләк итәм. Телефон әшәкеләнә. Миндә үземне җәлләү барлыкка килә, тагын юмартлык хисе туу белән 10 минут йокы өстәлә. Будильник ару белми, аның белән көрәштә һаман саен җиңеләм дигән үкенү хисләре белән ярым йоклаган, ярым уянган килеш бимазаланып ятам. Каһарман булырга тырышам. Бар көчне җыеп карават кырыена шуышам да башымны идәнгә таба чалкан салындырам. Кан тизрәк төшәр дә мин тизрәк уянырмын дип уйлыйм. Бераз булыша. Аз гына җыелган бензин эңгер-меңгер килеш душка кадәр барырга җитә. Салкын душ миннән кеше ясый.
Ел дәвамында бик күп ит ашыйбыз дигән фикер белән быел уразаны яшелчә бодай белән генә уздырам. Шулай дигән идем. Хәзер күпмегә түзә алырмын – белмим. Сигезенче көнгә минем уйлар гел итле ризык тирәсендә. Шамил Аляутдинов бик матур һәм ышандырып сөйли. Аның табынында солы боткасы, финиклар, катык. Мин дә шул рационны тотарга тырышам. Дөрес булсын әле дим. Шулай дип уйлыйм, әмма менә бу җөмләләрне ифтарны ит ашап уздыруымны күз алдына китереп язып утырам.
Кичә галәмәт булды. Илдар Абдразаковның концертына бардык. Матур җырлый, искиткеч. Миңа да ошады, кул чабабыз рәхәтләнеп, күңеле булсын җырчының да, үзебезнеке дә дип тырышабыз. Тамашаның икенче өлешендә Бизе, Верди, Россини әсәрләре башкарыла. Күзләр сәхнәгә төбәлгән, ә уйлар? Ә уйлар, каһәр – ашауда! Россининың көйләре вальска тартым, бик матур. Оркестр өстендә вафелька белән печенькалар, пончиклар, маффин белән кекслар йөзә башлады. Алар шундый күүүүүп һәм шундый матур итеп әйләнәләр, җитмәсә тамаша залына ваниль исе таралды һәм бу тәмнүшкаларның барысы да миңа таба йөзә кебек. Татар буларак, өчпочмак белән пәрәмәчләрне күзләргә тырышам, әмма алар берничек тә нәзәкәтле Россини музыкасына туры килми икән. Каршымда гел җиләк глазурьле донатиклар бии. Тыпырдап бии торган, яки авыз тутырып җырлый торган “Эх, алмагачлары” җырында гына бәлеш күзаллана дисәң, юк икән. Татарлык барыбер җиңде. Нинди көй генә булмасын, классикамы, татар халык җырлары яки попсамы - барыбер күз алдында әни пешергән тутырылган тавык, алма, кара җимешле каз, калҗа-калҗа итеп киселә торган елкы ите күз алдына килеп басты. Бер мизгелдә фейсбуктагы фин татары Атик Алиның төрек кебаблары искә төште. Төтене күзгә керә, ачыта хәтта. Скрипка, виолончель смычоклары да түгел, ә шашлык шампурлары. Вакыты җиткәч, даруымны – финикны кабам һәм вафелька белән почниклар да, тавык белән каз да эреп юкка чыга, алар урынына – җырчы белән дирижер. Гафу итсен мине Абдразваков һәм опера сөючеләр, әмма тамашаның соңгы өлеше кулинария белән бәйле булды. Шамил хәзрәт тә гафу итсен, әмма Алла бирса бүген ит ашамый булдыра алмасмын кебек.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА