Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Корпоратив авыз ачу

Рамазанда эштәге хезмәттәшләр белән дә авыз ачып була икән. Һәрхәлдә шундый тәҗрибә ясап карадык. Башта шуны әйтим әле: кайбер урыннарда ураза тотучыларга “скидка” ясала, ягъни җәй уртасында ураза тоту җиңел түгеллеген аңлаучы җитәкчеләр андыйларга эшкә бераз соңрак килергә мөмкинлек бирә. Без гадәтләнгән вакытка йөрибез.Әмма Рамазанның уңай яклары шунда: хезмәттәшләр азрак сөйләшә, уразада булган кешегә ихтирамлы караш, синең алдыңда гөрләшеп чәй эчүләр дә юкка чыга.

Кичә хезмәттәшләр белән бергә авыз ачтык. Үзенә күрә бер корпоратив. Анысы да төрле булырга тиеш. Гел Яңа ел яки 8 мартка җыелырга димәгән! Кайберәүләр өчен авыз ачу ят күренеш кебек. Басым ясалмады, теләгән кешеләр генә килде. Килүчеләр арасында ураза тотырга теләп тә, бу өлкәдә зур тәҗрибәсе булмаганнар, берничә тапкыр гына кереп караганнар бар иде. Кайберәүләр кичен ифтар була диеп махсус уразага керде. Күркәм күренеш. Бу гамәлләрны башкару-башкармау – һәр кешенең шәхси теләге. Ләкин әлеге гамәлгә сиздерми генә өндәү эшен шушындый чаралар башкара. Күрше эшләгәндә мин генә калмам бит инде, дигән психология белән яши торган безнең халык өчен бу бигрәк тә шулай.

Кичә күзәттем: ифтарда катнашучылар чарага җитди әзерләнгән. Гүзәл затлар гаурәтләрен капларга омтылган, ир-атлар түбәтәйләрен онытмаган. Үзенә күрә яңа имидж тудырганнар. Бер-берсенә аерым игътибар күрсәтеп: “Мин – өлкән абыстай”, “Син яшь – абыстай”, “Нәкъ татар бае булгансың”, Кыяфәтең хәзрәтнеке кебек!” дип кызыклап әйтешеп алдылар.

Җыелган урыныбыз да очраклы булмагандыр. Мәрҗани мәчетенең нәкъ артында, Кабан күле ярында урнашкан “Мәдинә” кафесы Иске татар бистәсенең элекке рухын саклап тора. Солянка ашадык – аны татарчалап “тозланма” дип атаучылар дә булды. Яңа традицияләр дәвам итсен. Җитәкчеләребез арасында шундый хәерле гамәлләргә өндәүчеләр күбрәк булсын иде.

Эльза Нәбиуллина, Казан

Казакъстанның Кызылъяр (Петропавловски) шәһәрендә сигез ел барган мәхкәмәләрдән соң Дин Мөхәммәд исемле татар мәчете теркәлүгә иреште

Дин Мөхәммәд мәчете җиңде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:47 0:00

Ифтарлар синагога белән чиркәүләрдә дә уза

Рамазан аенда Британиядә “Зур ифтар” мәҗлесләре популярлык казана. Күмәк авыз ачулар илнең төрле почмакларында 2012 елдан бирле мөселманнар тарафыннан оештырыла. Кояш баюга әзерләнгән сый-хөрмәткә мөселманнар башка дин кешеләрен дә кунакка дәшә.

2012 елда ифтарлар парклар, ачык мәйданнар, мәктәпләр, хәтта синагогаларда уздырылаган. Быелгы рамазандагы ифтарлар Британиянең йөзләгән урыннарында оештырылачак. Мөселманнар өчен авыз ачу мәҗлесләре чиркәүдә дә булачак. Бу турыда “Зур ифтар” проекты координаторы Джули Сиддики хәбәр итә.

Лондонда "Зур ифтар" мәҗлесе
Лондонда "Зур ифтар" мәҗлесе

Кызлар ифтары

Кызлар ифтары
Кызлар ифтары

Рамазан ул ай буена сузылган бәйрәм, ял. Аның 1/3 өлеше сизелмичә узып та китте.

Көн саен диярлек дуслар, туганнарга авыз ачарга бару, җәмәгатьчелек белән бергә ифтарлау – Казанда да, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә матур гадәткә әверелде. Кичә дә дус кыз ифтарга дәште. Дубайга килерсез диде.

Шушы ук кичәгә барырга тиешле кунак миңа хат юллый:

– Дубай кайда ул?

– Берләшкән гарәп әмирлекләрендәге шәһәр!

Имеш, география фәненнән белемнәрем белән уртаклашам. Баксаң, ул ресторанны сорый икән.

Кызлар ифтарына җыелганнарның күбесе – гаиләле, арабызда яшь әниләр дә бар. Гаиләсеннән аерыла алмаганга очраша алган юк, кемдер эш кешесе. Шулай да дустыбыз Лилия бер көнгә булса да бөтенебезне бер табынга җыйды. Бик озакка да түгел – 2-3 сәгатькә генә. Кызлар җыелган җирдә күңелле була: уен-көлке, елмаюлар, куанычлы очрашулар, серләшүләр... Бик якын булып та, ел буе күрешмәгән дусларың белән кич утыру, хәл-әһвәл сорашу – кадерле мизгелләр.

Очрашу урыныбыз әле сыналмаган, барыбыз да бирегә беренче тапкыр килде. Ресторан махсус ифтар менюсын булдырган. Рамазан хөрмәтенә спиртлы эчемлекләр сатудан да алынган. Шөкер, бер ай дәвамында булса да хәмердән тыелып торалар икән!

Менюга килгәндә, ул көн саен төрлеләнә. Без авыз ачу мәҗлесендә грек салаты, токмачлы тавык шулпасы, итле пылау белән сыйландык. Пылауны Мәгриб пешекчеләре рецепты белән ясадык, дип аңлаттылар. Үзенчәлеге шунда: аңа хуш исле үләннәр, кыздырылган чикләвекләр салалар. Искитмәле! Татлы, пәхләвәләр белән чәе дә искиткеч тәмле булды! Матур гарәп музыкасы күңелләрне җилкендерә. Ә менә ниләр турында серләшкәнне әйтмим. Икенче елга да шулай җыелырга сүз куештык.

Эльза Нәбиуллина, Казан

Кемдер уразаны яшерә, башкасы бу турыда сөйли... Кайсысы дөрес икән?

Мароккода телефон әсбабыннан имамнарга бәя биреп була

Мәҗлесне әзерләгән кеше уразада булса, ризыкны кабып карый аламы?

Сабакай авылында ифтар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

Ярты литр сөткә куелган камырдан ничә пәрәмәч чыга? Ульян өлкәсе Сабакай авылында ифтарлар шулай уза.

Төркиядә чәчтарашта: ураза тот

дәвам

XS
SM
MD
LG