Мурманскида озын поляр көннәр
Минем инде моңа кадәр дә Мурманск шәһәрендә Рамазан аенда булганым бар иде, әмма уразаны тулысынча биредә тотуым беренче тапкыр.
Монда хәзер поляр көннәр булуына карамастан, ураза вакытының озынлыгы Казан белән чагыштырганда әллә ни аерылмый, бераз кыскарак та әле. Бүген, мәсәлән, 18 сәгать тә 12 минут, югыйсә көн озынлынлыгы 24 сәгать. Шунысы кызык: тышта кояш, якты көн, ә өйдә - ифтар. Әмма, шулай да, ифтар вакытын көн караңгылануы белән бергә көтү гадәтем беркая да китмәгән, үзем белән.
"Төннәрен" бөтенләй йоклыйсы килми, шуңа да сәхәрне каршылау җиңел. Ә шулай да балачакта, шәм яктысында (авылда кайчак ут сүнгәли иде) үткәргән сәхәрләр сагындыра.
Тәравих намазын мөселманнар әлеге вакытта Мурманск шәһәренең бердәнбер мәчетендә укый. Аллаһ йорты манарасыз. Әлегә дип ышанасы килә. Биредә һәркөн ифтарлар үткәрелә. Монда, гомумән, төрле милләт мөселманнары җыелу сәбәпле, ифтар ашлары да төрледән-төрле һәм бик тәмле була (гадәттә, мөселманнар өйдән үзләре белән милли тәм-томнарын пешереп алып килә).
Сан ягыннан кимрәк булсалар да, гореф-гадәтләре белән нык аерылсалар да, бу якларда мөселманнар бик тату, дус, шунысы ошый. Бәлки, шуңа да биредә ифтар кояшлы гына түгел, ә нурлы да.
Рания Җиһаншина, Мурманск
Мордовиянең Аксеново авылында ифтарга әзерлек
Пакстанда бала мәчеттә Коръән укый
Мордовия мөселманнары ятимнәр өчен "Татлы Рамазан" оештыра
Шәмәрдәндә гаеткә балалар пиньята шартлатачак
Җәй җитте дисә без эссе Майамидан туган якларга кайтырга тырашабыз. Кызым Зифа белән Шәмәрдәнгә кайтканга ике атна булды. Соңгы елларда безнең кайту Рамазан аена, Гаеткә туры килә. Изге айны биредә уздыру аеруча күңелле! Әмма уртаклашасым килгән фикерләр башка. Әти-әни булганнан соң дини һәм милли тормышка башка призма аша карый башлыйсың. Бездә дә шулай булды. Баланың татар мохитендә үсүе, дини бәйрәмнәрне үзенеке дип кабул итсен өчен тырышлык куярга туры килә. Милли, ислам бәйрәм кичәләрен гаиләбездә, дуслар белән популярлаштырырга тырышабыз. Гаеткә йортыбызны байраклар, төрле төстәге утлар белән бизибез, тәмле ризыклар пешерәбез, кунак чакырабыз, бәйрәм атмосферасын тудырабыз.
Апаларым белән берничә елдан рәттән Шәмәрдән бистәсе балаларына Гает бәйрәмен оештырабыз. Аларның күңелендә бу бәйрәм күңелле, якты булып уелып калсын, дибез. Алайса бездә аны әби-бабайларның мәчеттә җыелышып намаз укый торган бер чара итеп кабул ителә. Балаларга никтер игътибар җитми кала. Өч ел элек үзебезнең йорт каршында урам балаларын чакырып бәйрәм оештырдык. Узган елны мәчетебез имамы – Дамир хәзрәт белән сөйләшеп мәчет ишегеалдында Гаетне каршы алдык. Аның активлыгына да сокланабыз! Имамны авылдашлар бик ярата.
Быел исә Шәмәрдәннең зур мәйданында уздырырга ниятлибез. Мәчеттә булса мәчет тирәсендәге бала-чага гына килә, ә ачык урында булса барысына да урын табылыр иде! Күңел генә киң булсын! Узган ел 100дән артык бала белән күңел ачтык. Быел исә 200дән дә ким булмас кебек. Әле шул мәшәкатьләр белән йөгерәбез. Балаларга күңелле булсын өчен без аларга хәләл хот-доглар әзерлибез, зур казанда пылау пешерәбез, чәй кайнатабыз. Тамак туйгач, уеннар китә! Балаларның күңеленә хуш килгән уеннарның берсе – пиньята шартлату. Эленеп куелган кәнфит тулы чүлмәкне чиратка басып сугалар, ул ватылгач, тирә-якка кәнфитләр сибелә! Аны мәш килеп җыялар! Һәрбер балага бәйрәм күчтәнәчен дә әзерлибез. Барысы да уйнаcын, күңел ачсын! Узган елларда барысы да күңелләре булып кайтып китте. Быел бәйрәмгә Гамил Нурны чакырырга телибез, әле килешү бара. Ул булган җирдә моңсу булмый. Ә сез балалар өчен гаетне ничек уздырасыз, дуслар?!
Мәдинә Әбсәләмова, Майами-Шәмәрдән
"Корпоратив авыз ачу" язмасына "Казан татары" исемле укучыдан реакция
Казанда татарны урыска, башка халыкка әверелдерү юлы белән татарга геноцид аштан башлана. Солянкага реклама өчен, урыс ашына казантатарны күчерү өчен сабантуй, авыз ачу дини йола ашы буларак, татар җыры аша “Татарча СОЛЯНКА” дигән исемдә толерантлык, барыберлек рекламалап күңелгә сеңдерә идеологлар! Сак булыгыз рамазанда солянка ашаудан, тозлама дип татарча исем астында сатсалар да. Менә Казанда теләсә кайсы ашханәгә кер, ач казантатарга ни салалар, урыс ашлары солянка, шчи (щи), салат, гөмбә, хәтта Аксактимер уйлап чыгарган үзбәк таҗик милли ашы пылау. Казантатар кешесенә аш юк, ни өчен казантатарга толерантсызлык, хөрмәт итмәү, дискриминация хәтта туклану аша фсб политикасы бара. (дәвамын укыр өчен "фикерләр" төймәсенә басыгыз)
Күңелле уза Рамазан ае. Мәдинә шәһәрендә ифтар. Ураза кабул булсын!