Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Әлмәттә дә мохтаҗларны кайгырталар

Әлмәт шәһәренең Җәмигъ мәчете янындагы кибеттә хәйрия акциясе бара. Рамазан ае дәвамында ихтияҗы булган һәр кешегә бушлай икмәк бирелә. Хәле булган мөселманнар икмәкне сатып алып, аны махсус киштәгә урнаштыра.

Оештыручылар белдергәнчә, зур гипермаркетлар бу чараны хуплаудан баш тарткан. Мәчет имамы исә чараны хуплап, кибеттә бу киштәне аерган. Икмәкне ихтияҗы булган һәр кеше килеп алырга мөмкин. Кибет адремы: Әлмәт шәһәре, Мәрҗани урамы, 82А.

Татарстан Диния нәзарәтенең "Рамазан - изге гамәлләр ае" видеоязмасы:

Амстердамда намаз кылу проблемы юк

Бөтен дөньяда Рамазан булганны Һолландиядә дә шул ук хәл, биредә яшәүчеләр дә ураза тота. Илдә мөселманнарның саны миллионнан артык дип чамалыйм. Амстердамның үзендә 40 мәчет, шуларның яртысы – манаралы Аллаһ йортлары. Ил буенча гыйбадәтханәләрнең саны 400дән артып китә. Һолландиянең 128 шәһәрендә мөселманнар өчен мәчетләр бар. Роттердамда – 26 мәчет, Гаагада – 21 мәчет.

Үзем Амстердамда яшим. Кайда намаз кылыйм дигән проблем юк, яшәгән йортым янында гарәпләр тоткан мәчет булса, эшем янында – төрекләр мәчете. Төрекләр элеккеге чиркәүне сатып алды да мәчет итеп оештырды. Башкаланың үзендә якынча 300 мең мөселман яши. Кешеләр хәләл ризык эзләп тилмереп йөрми. Супермаркетларда да хәләл итнең төрлесе бар. Хәләл аш-су әзерләгән кафе-рестораннарга да кытлык юк.

Мәчетләрдә һәр кич ифтарлар оештырыла. Казандагы чатырларда оештырылган авыз ачулар сагындыра. Әмма мин барысын да интернеттан күзәтәм.

Данис Гәрәев, Амстердам

Бүген - иң озын көн һәм иң кыска төн. Ураза да үзенең "экваторы"на җитте​

Уфа ифтарларында мөнәҗәтләр әйтелә

Рамазан аенда Башкортстан мәчетләрендә быел ифтар мәҗлесләре оештыручылар артты. Уфа мәчетләрендә үтүче авыз ачу мәҗлесләрен күпчелеген хәлле эшкуарлар финанслый, кайберләренең чыгымнарын дин әһелләре бергәләшеп тә күтәрә.

Люция һәм Тәһия Вафина
Люция һәм Тәһия Вафина

Уфаның “Ихлас” мәчетендә 18 июнь көнне өченче ифтар мәҗлесе узды. Аны республика “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисәсе Люция Вафина оештырды. Гадәттә, мәчетнең ифтарына мөселманнар авыз ачуга бер сәгать кала җыела башлый, кичке ун тулганда азан әйтелә, аннан соң ир-атлар Аллаһ йортының беренче катында, хатын-кызлар икенче катта намаз укый. Ифтар мәҗлесе исә мәчет ишегалдында күптән түгел ачылган “Ихлас” кафесенда уза. Җәмгысе йөзгә якын дин кардәшләрне сыйдырышлы ашханәнең барлык өстәлләре дә кунакларны кабул итә ала.

Мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәр чараны тирән мәгънәле, эчтәлекле оештыра. Бу кичә дә искәрмә түгел. Матур вәгазьләрен дә сөйләде, башка кунакларга да сүз бирде ул. Ә җырчы һәм музыкант Радик Динәхмәтов мөнәҗәт башкарды һәм кунакларга иң ихлас теләкләрен җиткерде. Ифтардан соң байтак кеше мәчеткә кереп тәравих намазын да укыды.

Ифтар мәҗлесләре Уфаның башка мәчетләрендә, шул исәптән “Лалә-Тюльпан”да, Тукай урамындагы борынгы Җәмигъ мәчеттә, “Гуфран”, “Мәдинә” мәчетләрендә дә оештырыла. Тукай урамындагы мәчеттән Әбдерәшит хәзрәт әйтүенчә, биредә ифтар мәҗлесләре көн аралаш диярлек уздырыла. Алты чатырда йөз-йөз егерме кеше кунак ителә. Мәҗлесләрен әзерләүне үз карамагына алуны хәлле милләттәшләр алдан ук әйтеп куеп тәгаен көннәрен билгели.

Казанның Тынычлык бистәсендә "Рамазан хәзинәсе" эшли башлаган

Махсус суыткычларга теләгән кеше ризык китереп куя ала. Мохтаҗ кешеләр аны куллана ала. Бу акцияне Тынычлык бистәсендәге мөселманнар оештырган.

Оманның Маскат шәһәрендә авыз ачулар урамда уза. Тоткан уразалырыгыз кабул булсын!

Рамазан - догалар кабул булган ай

Рамазан ае - минем иң яраткан чагым. Аның аеруча җәй көненә туры килүе дә күңелгә рәхәтлек өсти. Әйе, озын көнне ураза тоту авыр анысы, тик андый уразаның савабы да зуррак була диләр. Ә кичләр һәм төннәр шулкадәр бәрәктле, күңелдә бу нигъмәтләрне югалтып калу куркынычы гына урнаша.


Авыз ачкан мөселман кешесенең догалары кабул була. Шуңа күрә беренче йотым су ясаганнан соң куллар күтәрелә, Раббыбыздан күңелләргә иман нуры, барлык кешеләргә тәүфикъ-һидаять, милләтебезгә, өммәтебезгә көч-кодрәт, илләргә тынычлык сорала. Шуннан соң ахшам намазына керешү, һәм соңыннан гына ризык хакын биреп, тәмләп ифтарлар кылу. Шөкер, Казаныбызда авыз ачу өчен урыннар күп, туган-тумачадан тыш хәләл кафе-рестораннар күп, матди мөмкинлеге булмаган мөеминнәр өчен Рамазан чатырлары эшли.


Авыз ачудан соң озак утырып та булмый. Кичке уннарда мәчетләрдә тәравих намазын укый башлыйлар. Аһ, нинди рәхәт ул кичке Казан буйлап мәчеткә ашыгу! Күңел тыныч, рәхәт, шәһәр урамнары буш диярлек. Мәчеттән чыккач тагын да рәхәтрәк, чөнки вазифаңны үтәп чыгасың. Ләкин иркен йөрергә вакыт юк, сәхәр әзерлисе бар... Сәхәрдән соң исә иртәнге намазны укып, тыныч кына йоклап та була.
Менә шулай бәрәкәтле итеп уза Казан уразалары. Барыгызга да бу бәрәкәткә ирешергә насыйп булсын!

Мансур Салихов, Казан

дәвам

XS
SM
MD
LG