Кызларча авыз ачу
Казанның Горький паркында кызлар ифтары ничек узды дисезме? Кызларча. Сөт пакетына пөхтә итеп төрелгән пычак, кишер угычка кадәр бар иде монда. һәркем үзенә һәм тагын кимендә бер кешегә җитәрлек ризык, пластик чәнечке-кашык, стаканнар, чирәмгә утырыр өчен матур җәймәләр алып килгән. Корея азыгы - пян-се безнең мантыга бик охшаган икән, аны тулы бодай оныннан күп итеп яшелчә тутырып пешергәч ул тагын да тәмлерәк булган иде. Фольгада пешерелгән һәм кайнар килеш килеп җиткән тавык ите белән бәрәңге шундук авызларга кереп эреде. Тунга төрелгән селедка кыш көне генә түгел, 30 дәрәҗә эсседә дә бик тәмле икән! "Күгәрчен сөте" исемле өйдә ясалган торт мәҗлеснең татлы йомгагы иде. Яшелчә һәм җиләк-җимеш матур итеп туралган иде, кызларча.
Кызлар егетләр генә җыелган урында ит һәм казылык кына ашалуын, кызлар камыр ризыгын да файдалы оннан пешерүен шаяртып телгә алды.
Кыска гына вакыт эчендә күпме әйбер сөйләшенде. Әниләр һәм балалардан алып, яшьләр сәясәте, милли сәнгать һәм аның яңа формалары, машина йөртү осталыклары һәм сәяхәт планнарына кадәр. Яңа контактлар, яңа йөзләр. Фейсбуктан кешеләр реальгә чыгып бер-берсенә тагын да якынайды.
Алсу Кормаш, Казан.
Сүриядә авыз ачу...
Җәйге ураза 33 елдан соң гына кабатланачак
Кичә иң озын көн булды. Ураза тотучылар моны сизгәндер, чөнки Казанда өстәвенә кызу көннәр дә тора. Һава торышы эссе. Соңгы берничә ел ураза алдыннан һава торышы, көн озынлыгы хакында фикер алышулар була. Бик озын көннәр бит, ураза тоутчыларга авыр, өстәвенә эшләгән кешегә бу тагын да зуррак сынауга әверелә, дигән зарлануны ишетергә мөмкин. Журналистлар да матбугат очрашуында мөфти, хәзрәтләр, казыйларга бу хакта исләренә төшереп, бәлки, Мәккә вакыты белән ураза тоту дөрес булыр, дип сорау бирми калмый. Ел саен шул сүзне ишетәм. Күптән түгел бер язмага юлыктым. Баксаң, җәйгә туры килгән ураза 33 елдан соң гына булачак икән! Ул вакытта миңа, дус-ишләремә, Алла бирса, 60-70 яшь булачак.
Бәхәсләшмик, Мәккә вакытына кызыкмыйк, Аллаһ биргән мөмкинлектән файдаланыйк. Җәй узган уразаның үз хикмәтләре бар һәм алар күп. Мәсәлән, пикникларны кышын оештырып булмый. Ә кардәшләр белән кырга яки паркка чыгып авыз ачулар нинди күңелле! Берничә елдан соң чатырлар корып анда ифтарлар уздыру да бетәчәк. Берсенең дә өшеп утырасы килмәс. Ә бүген без ул ифтар чатырларын оештырган уңган кешеләр тарафыннан әзерләнгән ризыкларыннан сыйланып, үзебез белән күпме сөенеч, сәгадәт алып кайтабыз! 70 яшьтә әллә пикникларга йөреп булыр, әллә юк. Аның кайгысы булмаска да мөмкин. Шуңа күрә бүген биргән мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк, җәйге уразалар белән ләззәтләник. Озын уразаларның савабы да күбрәк бит. Күз йомганчы ифтарның сәхәргә әйләнгән тылсымлы вакытлары бит бу! Берничә өрек, җиләк-җимеш, яшелчә белән дә тамак туя торган чаклар...
Гөлназ Бәдретдин, Казан
Екатеринбургта “Рамазан чатыры” ачыла
Екатеринбургның Җәмигъ мәчете янында 24 июньдә “Рамазан чатыры” ачылачак. Авыз ачу мәҗлесләре уздырыла торган мондый чара ураза вакытында ел саен оештырыла.
Быел да мәчеткә ислам динен тотучы төрле милләт вәкилләре җыелачак. Татар, башкорт, үзбәк, таҗик, дагъстан җәмгыятьләре чиратлашып чатыр кунакларын үз мәдәниятләре белән таныштырып, милли ризыклар белән сыйлаячак.
“Рамазан чатыр”ы уразаның беренче көненнән үк Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендә эшли башлады. Татарстан башкаласының 30 мәчетендә мохтаҗлар өчен авыз ачу мәҗлесләре уза. Ифтар мәҗлесләре шулай ук Адыгея республикасы башкаласы Майкопның Җәмигъ мәчетендә дә оештырыла.
Кырым Казанга кызыга
Рамазанда беренче тапкыр Казандабыз. Берничә ифтарда булдык. Һәрберсендә шулкадәр дустанә мөнәсәбәт, кешеләрне ачык йөз белән каршы алу! Валлаһи, өйдә авыз ачу кебек. Казанның “Туган авылым”дагы чатырда уздырылган ифтарны аеруча үз иттек. Кызлар уразада булучыларны тәмле ризыклар белән сыйлады. Үзләре уңган, пөхтә. Кунаклар янында орчык кебек бөтерелеп йөриләр!
Кайда гына барсак та, Казан татарлары белән уртаклыклар ярылып ята. Үзебезне чит кешеләр итеп хис итмәдек. Үзебезне туганнар арасында кебек тойдык. Бу кадәр зур масштабта узган ифтарлар сокландыра. Һәрбер мәчет бер-берсе белән ярышып, авыз ачу мәҗлесләрен кызыграк, яхшырак уздырырга тырыша. Кызганычка, Кырымда мондый мәҗлесләр узмый. Кырымда да һәр мәчет ифтарлар оештыра, әмма масштаблары Татарстанга җитми.
Фәридә белән Зәйнәп, Казан-Акмәчет
Кисәлгә алданып уразам бозылды
Мин 1 нче сыйныфта укыганда, бу 1968 ел булган, ураза ае апрель-март айларына туры килде. Өйдә әби-бабай, әти-әни, апай – барысы да уразада. Олылар белән иртән торып сәхәр ашамасаң, өйдә көне буе ашарга ризык әзерләнми. Сеңлемә 2-3 яшьләр тирәсе. Аңа кисәл кайнаталар иде. Ул вакытта кисәлә бик матур кызыл төстә һәм бик тәмле була иде. Шул елны мин 26 көн ураза тоттым. Калган 4 көне, сеңелгә дип кайнатылган киселгә алданып бозылды... Ураза тотуны яшерергә кирәкми. Ураза тоту, бигрәк тә җәйге көндә, батырлык, егетлек ул.
Быел уразада түгелмен, көн саен авылда физик эштә. Эчмичә тору бик авыр. Тотырга була, әмма берни дә эшләп булмый. Тотып караган идем, аннры баш авырта, хәл китә. Хатыным, кызым уразада, шуларга сокланып, аларның бар физик эшләрен үзем эшләргә тырышып йөрим инде. Оятыма каршы шулай... Гарәпләргә рәхәт, елның кайсы фасылында тотсаң да 12 сәгать!
Шөкер, авылда ифтарлар уза. Бездә ул яктан халык башка төбәкләргә караганда күпкә динирәк. 80 яшьтән узган күрше әбиләр дә барысы да уразада. Яхшы, тәртипле, дини егетләр күп бездә. Көне буе кырда, техникада эшәүчеләр арасында ураза тотучылар бар, әмма сирәк.
Нурулла Гариф, Балык Бистәсе районы, Яңа Сала авылы.
Барысы да йоклый...
Вконтакте социаль челтәрендә "Җан азыгы" төркеме уразаны шундый юмор белән популярлаштыра.