Рамазанга Нижгар татарлары матур видео ясаган
80 ел мәчетсез торган авылда азан яңгырады
Малайзиядә көндез ашау-эчү тыела
Экваторга якын булганга күрә Малайзиядә ел дәвамында көн белән төн озынлыгы үзгәрми диярлек. Якынча 12-13,5 сәгать кенә ураза тотыла. Биредә бик эссе һәм бөркү. Тропик климат бит, төштән соң көн аралаш чиләкләп яңгыр ява
Малайзия – мөселман иле. Биредә ураза тотучыларга – хөрмәт вә илтифат. Ифтар алдыннын кибеткә керсәң, кулыңа күчтәнәч итеп хөрмә бирергә мөмкиннәр. Кайчак урам сәүдәгәрләре “паек” та кыстаралар. Анда гадәттә йә дөге боткасы, йә тавык ите белән пешкән борчак ашы була.
Рамазанда урамнар, йортлар, биналар, мәчетләр төрлечә бизәлә. Адым саен “Хуш килдең, Рамазан!” дигән элмәтакталар. Бар җирдә дә изге айның рухы сизелә. Хәтта монда аеруча популяр булган Макдональдс рестораннары да Рамазанга әзерләнгән махсус менюлар тәкъдим итә.
Ләкин рестораннарга килгәндә, бер мөһим әйберне истә тотырга кирәк. Җәмәгать туклану урынының ишекләре көндез ачык булса да, анда кереп ашау икеле. Кергәндә үк, официант ихтирам белән: “Сез мөселманмы?” дип сорау бирә. Мөсафир булсагыз да яисә ашарга-эчәргә берәр төрле нигезле сәбәбегез булса да, сезгә һич тә хезмәт күрсәтмәячекләр. Рамазан вакытында шундый канун. Монда гомумән халык алдында ашау-эчү – тәрбиясезлек булып санала. Күрсәләр, авызга сугуын сукмыйлар, әмма берәүнең килеп сезгә озын вәгазь укуы ихтимал.
Малайзиядә Рамазанда ашау-эчү, ризык турында кайгырту – аеуруча зур тема. Беренчедән, малай халкының көндәлек тормышында икмәк (монда ул – дөге тәлиңкәсе) аның мәдәни үзәгендә тора. Монда ешрак хәлеңне белгәндә, кешеләр “Ни хәл?” дип түгел, ә “Ашадыңмы?” дип сорый. Икенчедән, кешеләр кичке ашны өйләрендә сирәк ашый. Ешрак алар ишле гаиләләре белән шәһәрдә меңләрчә таралган очсыз рестораннарга, таң атканчы эшләүче урам кафеларына юл тота. Ә Рамазан ае килсә, ашау-эчү бөтенләй икенче төрле дәрәҗәгә күчә, бу зур бәйрәм.
Көндез урамнарда тормыш сүлпән бара,ә ифтар алдыннан урам халык белән тула. Кешеләр Pasar Ramadan-га, ягъни, фәкать изге айда гына оештырыла торган базарга чаба. Ә андагы нигъмәттән күзләр камаша! Киштәләр төрле ризыктан сыгылып тора. Анда ниләр генә юк! Сусыл тропик җиләк-җимешләр, яшелчәләр, бәлешләр, төрледән төрле тәм-том, балык, тавык, сыер, сарык итеннән пешкән ашлар һәм утыз дистәгә якын төр дөге боткасы! Ни гаҗәп барысы да арзан! Сатучыларның күпчелеге – гади кешеләр. Абый-апалар, әби- бабайлар өйләрендә ризыкны пешереп машинага төиләр дә урамга сатырга чыга. Ризыктан телеңне йотарсың, өйдәгечә тәмле!
Шунысын да әйтергә кирәк, башка айларга караганда, кешеләр Рамазан аенда күбрәк һәм ешрак ашый. Кызганычка, ашамлыкларның күбесе исраф ителә, чүплеккә китә. Аның турыда матбугат ел саен мәкаләләр яза, шелтәли, әмма уңай якка үзгәрешләр күренми. Нәфесне тыю ае мул табынлы сый мәҗлесенә әйләнә.
Малайзиядәге ураза турында тагын кызык күзәтүләрем бар. Анысын да соңыннан язармын. Мөбәрәк булсын!
Айдар Әхмәди, Куала-Лумпур
Казанның "Ярдәм" мәчетендә көн саен ифтар, сәхәр ашлары уздырыла
Алар һәр көн 1200 кешене авыз ачтыра. Бу эштә аларга йөзләгән волонтер, мәчет тирәсендә яшәгән абый-апалар, кызлар-егетләр булыша. Бу эшләрне тасвирлаган видеоны карарга тәкъдим итәбез.
Мәскәү ифтарында Финляндия татарлары
Мәккәдә полиция җыены
Рамазан хис-тойгылары
Facebook-та Рамазан аенда кайберәүләрнең тискәре гамәлләре турында да язышалар.
***
Беренчедән, мин Рамазан аен Шәмәрдәндә үткәргәнгә бик шат. Гаиләчә авыз ачабыз. Кич белән великка атланып буралы мәчеткә таравихка барабыз. Шәп җәмәгать, тагын да шәбрәк хәзрәт. Искиткеч!
Ә менә инде бүген апамның Казанда өе янындагы Казан Нуры мәчетендә булган хәлләргә исем китте. Андагы хәзрәтне белмим, ә менә хатын-кызлар бүлегендә хәлләр бар икән. Беренчедән уйнаган берничә яшьлек балаларны "талаганнар". Хәтта, бүтән килмәгез дигәннәр. Моны әйтүче мәдрәсе укытучысы икән. Пәйгамбәребезнең өстенә менгән оныкларын кумас өчен сәҗдәдән тормыйча торганын белүче юк. Шул ук "укытучы" ике өч яшьлек балаларның әниләренә "балаларыгыз ник яулыксыз" дип ябышкан. Икенчедән, киң чалбар һәм озын туника киеп барган апама "чалбар кигәннәрне Аллаһ ләгънәтли" дип бәйләнгән берничә хатын. Сәҗдәгә киткәч, арты күренә икән имеш. Бу апалар, күрәсең, намазны сәҗдәгә бармыйча гына кыла. Шуннан? Апа рәнҗегән. Кешене рәнҗетүнең Кәгъбәтуллахны берничә тапкыр җимерүдән начаррак икәнен дә белмиләр. Белмәү гәеп түгел, өйрәнмәү гәеп. Мондый "всезнайкалар" шуны гына белергә тиештер инде. Ярый да апамны тынычландырдык, ә беренче тапкыр мәчеткә килгән кешенең тагын киләсе килер микән? Әз генә мөлаемрак булырга кирәктер бит. Яраттырырга кирәк, елмаерга кирәк. Сөннәт бит! Мәчет "сталинизмы" кирәкми безгә. Кыскача мин ДУМ РТ сайтына язсам, файда булыр микән?
Мәдинә Әпсәләмова
***
Ифтардагы әбиләр - аерым бер хикмәт. Бер көнне Ярдәм мәчетенә барган идек, без намазларны укып чыккан арада, өстәлләр ялт итеп калган иде - әбиләр хәзер калган ризыкларны гына түгел, алдан ук, кеше өстәл алдына утырганчы ук тәм-томнарны җыеп ала! Бер бәлеш тә, җиләк-җимеш тә калмаган иде. Ну ярар, без бәлешсез дә тукландык.
Ә менә Туган авылымдагы чатырда... Әбиләр бөтен нәрсәне кырып-себереп алып чыгалар, хәтта калган кайнатмаларны да банкаларга җыеп алып китәләр! Ул банкаларны алдан әзерләп алып килүләре бит әле! Ярый, тыныч кына җыеп китсәләр әле, талашып, талашып! Оештыручы кызлар бер әйтеп караган иде - изюм, күрәгәләрне алып китсәгез дә жәл түгел, әмма көн саен яңа кайнатылган варенье бик кыйммәткә төшә дип, акырып, бакырып - "знаем мы, знаем, это Метшин с Миннихановым накрывают, они таким образом грехи свои отмывают" дип акырып-бакырып чыгып киттеләр. Ярый, бер ташлама бар - алар динсез, кара йөзле әбиләр. Башларына шарфик кына элгән әбиләр. Әммэ шулай да, бик күңелсез.
Гөлназ Бәдретдин
Мәскәүнең "Рамазан чатыры"
Мәскәү Диния нәзарәте быелгы "Рамазан чатыры" өчен әзерләгән видеоязма.