Бурлар Апанай мәчетеннән акча урлаган
Рамазан аенда күңелсез хәлләр дә күзәтелә. 28 июньдә Казанның Иске татар бистәсендә урнашкан Апанай мәчетендәге сәдака тартмасыннан акча урлаганнар. Күпме күләмдә булганы билгесез. Җинаять эше тикшерелә. Бу хакта “Реальное время” газетасы хәбәр итә. Рамазан аенда “Әниләр”, “Ихлас” мәчетендә дә тартмаларга җыелаган сәдака акчасы да урланган иде.
Төркиянең Казандагы баш консуллыгы Ярдәм мәчетендә ифтар ашы уздырды
Баш консул Турхан Дилмач Төркия белән Татарстандагы уразаны чагыштырып, терминнарда гына аерма булуын, ураза тоту нигезләренең бер төрле икәнен, чөнки татарлар һәм төрекләрнең диннәренең бер булуы турында әйтте.
"Ярдәм" мәчетендә түрәләр белән селфи
Казан Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Дамир Фәттәхов "Ярдәм" мәчете ифтарына ел да килә.
Рамазанда Бакчасарайның Хан мәчетендә көн саен ифтар уза. Таҗик, үзбәк, кырымтатар пылавы... аерма бармы?
Рамазан аенда Косовода ифтарга мохтаҗларны җыялар
Иерусалимда Әл-Акса мәчете янында фәлестиннәр үз хокукларын дәгъвалый
Сарытау өлкәсе мөфтие ифтарда пәрмәчләр белән сыйлана
Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов авызны хөрмә, су белән ачарга киңәш итә. Татарлар ифтарга ит, шулпа, бәлешләр әзерли дип яза.
Гает мунчасы – татарның матур гадәте
Морҗаларны акшарладым әле, бәйрәм җитә бит, гает хөрмәтенә пәрдә-кашагаларны юып элдем, гает мунчасын ягарга кирәк... Болар – бәйрәмгә атна-ун көн кала безнең гаиләдә әнинең иң еш әйткән, без яшьләрнең колагына кереп калган сүзләре. Аның миңа әниләрчә кайгыртып әйткән сүзләре колагымда әле дә яңырый: “Кызым, керләреңне гает хөрмәтенә дип атап ю, гает – бик олы бәйрәмебез. Зинһар, гает иртәсендә йоклап ята күрмә. Белгәннәреңне укы, теләк телә. Таба исен чыгар, табын көйлә. Әҗер-саваплы булырсың...”
Үзенә бер дәрт-дәрман белән эшләр иде ул бу эшләрне. Ике кызым, киленем бар дип тору юк, җиңе сызганулы килеш барысын да башкара. Аннары башкарган эшен безгә сөйләп, матур булганмы соң, ошыймы дип, бездән бәя, мактау көтә.
Ә иртәгә гает буласы көн – әни өчен аеруча җаваплы, мәшәкатьле көн. Чөнки бистәбездә яшәүче туган-тумача, дус-ишне ул атап гает мунчасына чакыра. Кыш булса, мунчаны бер көн алдан ягып, җылытып ук куя, янәсе икенче көнгә эссесе яхшы булсын. Белмим, без мәктәптән, эштән кайтканчы бәгырькәем мунча белән өй арасын ул ничәмә-ничә урагандыр?! Ул сукмакны әллә ничә тапкыр уза, әле бер барып себеркеләрне күп итеп пешердем дип кайта, кунаклар куркып, бетәр дип чабынмасыннар дип хәстәрен алдан күрә. Аннары суларны да кат-кат тикшерә, идәннәрен ялт иттерә. “Мунча әзер, эссе салып карадым, исе юк”, дип әйләнеп кайта.
Шул арада бәйрәмдә кем килмәс тә, кем хәлне белмәс дия-дия, таба-таба бәлешен, чәй ризыкларын да әзерләргә вакыт таба. Бөтен ишек алдына бәлеш исе, ә бакча ягына мунча исе таралган. Бу – безнең гаиләдә елына ике тапкыр шушы халәттә туганнарга хөрмәт күрсәтеп, динебезне олылау.
Бар нәрсәгә дә өлгерә әни. Үзенең өс-башы да алыштырылган: башында дүрт почмаклы ак батист яулык, өстендә гает хөрмәтенә дип затлы ательеда үзенә килешле иттереп тектергән шау чәчәкле лафсан күлмәк. “Кунакны тәмле ризык, чиста йорт-җир белән генә түгел, якты йөз, матур-чиста кием белән каршылау да – хөрмәт билгесе” дигән сүзләре дә колактан кереп күңелдә сеңеп калган.
Гает мунчасына килүчеләр өчен табын әзер, самавыр чыжлап кайнап тора. Берәүләр йорт бусагасын уза, икенчеләре ул арада мунчага элдерә. Барысы да күз алдында: үзебезнең гаиләдән тыш тагын 6-7 кеше гает мунчасына атап килерләр иде, әнинең тәмле теленнән котлаулар ишетеп, киләсе гаетләрне дә исән-сау, шушы муллыкта күрсәк иде дип, теләк тели-тели мунчаны, ризыкларны мактап берәм-берәм таралышырлар иде.
Быел без әнисез 12 нче гаетне каршылыйбыз. Төп нигездә калган сеңлем дә гаиләбезнең матур гадәтен дәвам итәргә тырыша. Мул табын әзерли, яхшы итеп мунчасын яга, элеккеге гадәт – әни күрсәтеп калдырган тәртип белән барыбызны гает мунчасына кайтуыбызны көтә. Гает мунчасына баруны фатирыңдагы юыну бүлмәсендә коенып чыгу белән һич тә чагыштырып булмый. Мәгънәсе, дәрәҗәсе ни тора бит: иртәгә гает, пакъланабыз, гаеткә әзерләнәбез, туганнар белән күрешәбез, күчтәнәчләр бирешәбез...
Вәсилә Рәхимова, Казан