Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Амстердамда намаз кылу проблемы юк

Бөтен дөньяда Рамазан булганны Һолландиядә дә шул ук хәл, биредә яшәүчеләр дә ураза тота. Илдә мөселманнарның саны миллионнан артык дип чамалыйм. Амстердамның үзендә 40 мәчет, шуларның яртысы – манаралы Аллаһ йортлары. Ил буенча гыйбадәтханәләрнең саны 400дән артып китә. Һолландиянең 128 шәһәрендә мөселманнар өчен мәчетләр бар. Роттердамда – 26 мәчет, Гаагада – 21 мәчет.

Үзем Амстердамда яшим. Кайда намаз кылыйм дигән проблем юк, яшәгән йортым янында гарәпләр тоткан мәчет булса, эшем янында – төрекләр мәчете. Төрекләр элеккеге чиркәүне сатып алды да мәчет итеп оештырды. Башкаланың үзендә якынча 300 мең мөселман яши. Кешеләр хәләл ризык эзләп тилмереп йөрми. Супермаркетларда да хәләл итнең төрлесе бар. Хәләл аш-су әзерләгән кафе-рестораннарга да кытлык юк.

Мәчетләрдә һәр кич ифтарлар оештырыла. Казандагы чатырларда оештырылган авыз ачулар сагындыра. Әмма мин барысын да интернеттан күзәтәм.

Данис Гәрәев, Амстердам

Татарстан Диния нәзарәтенең "Рамазан - изге гамәлләр ае" видеоязмасы:

Әлмәттә дә мохтаҗларны кайгырталар

Әлмәт шәһәренең Җәмигъ мәчете янындагы кибеттә хәйрия акциясе бара. Рамазан ае дәвамында ихтияҗы булган һәр кешегә бушлай икмәк бирелә. Хәле булган мөселманнар икмәкне сатып алып, аны махсус киштәгә урнаштыра.

Оештыручылар белдергәнчә, зур гипермаркетлар бу чараны хуплаудан баш тарткан. Мәчет имамы исә чараны хуплап, кибеттә бу киштәне аерган. Икмәкне ихтияҗы булган һәр кеше килеп алырга мөмкин. Кибет адремы: Әлмәт шәһәре, Мәрҗани урамы, 82А.

Барысы да йоклый...

Вконтакте социаль челтәрендә "Җан азыгы" төркеме уразаны шундый юмор белән популярлаштыра.

Кисәлгә алданып уразам бозылды

Мин 1 нче сыйныфта укыганда, бу 1968 ел булган, ураза ае апрель-март айларына туры килде. Өйдә әби-бабай, әти-әни, апай – барысы да уразада. Олылар белән иртән торып сәхәр ашамасаң, өйдә көне буе ашарга ризык әзерләнми. Сеңлемә 2-3 яшьләр тирәсе. Аңа кисәл кайнаталар иде. Ул вакытта кисәлә бик матур кызыл төстә һәм бик тәмле була иде. Шул елны мин 26 көн ураза тоттым. Калган 4 көне, сеңелгә дип кайнатылган киселгә алданып бозылды... Ураза тотуны яшерергә кирәкми. Ураза тоту, бигрәк тә җәйге көндә, батырлык, егетлек ул.

Быел уразада түгелмен, көн саен авылда физик эштә. Эчмичә тору бик авыр. Тотырга була, әмма берни дә эшләп булмый. Тотып караган идем, аннры баш авырта, хәл китә. Хатыным, кызым уразада, шуларга сокланып, аларның бар физик эшләрен үзем эшләргә тырышып йөрим инде. Оятыма каршы шулай... Гарәпләргә рәхәт, елның кайсы фасылында тотсаң да 12 сәгать!

Шөкер, авылда ифтарлар уза. Бездә ул яктан халык башка төбәкләргә караганда күпкә динирәк. 80 яшьтән узган күрше әбиләр дә барысы да уразада. Яхшы, тәртипле, дини егетләр күп бездә. Көне буе кырда, техникада эшәүчеләр арасында ураза тотучылар бар, әмма сирәк.

Нурулла Гариф, Балык Бистәсе районы, Яңа Сала авылы.

Кырым Казанга кызыга

Сулдан уңга: Сафия Куртдеде, Зәнифә Вәли, Фәридә Абдураманова
Сулдан уңга: Сафия Куртдеде, Зәнифә Вәли, Фәридә Абдураманова

Рамазанда беренче тапкыр Казандабыз. Берничә ифтарда булдык. Һәрберсендә шулкадәр дустанә мөнәсәбәт, кешеләрне ачык йөз белән каршы алу! Валлаһи, өйдә авыз ачу кебек. Казанның “Туган авылым”дагы чатырда уздырылган ифтарны аеруча үз иттек. Кызлар уразада булучыларны тәмле ризыклар белән сыйлады. Үзләре уңган, пөхтә. Кунаклар янында орчык кебек бөтерелеп йөриләр!

Кайда гына барсак та, Казан татарлары белән уртаклыклар ярылып ята. Үзебезне чит кешеләр итеп хис итмәдек. Үзебезне туганнар арасында кебек тойдык. Бу кадәр зур масштабта узган ифтарлар сокландыра. Һәрбер мәчет бер-берсе белән ярышып, авыз ачу мәҗлесләрен кызыграк, яхшырак уздырырга тырыша. Кызганычка, Кырымда мондый мәҗлесләр узмый. Кырымда да һәр мәчет ифтарлар оештыра, әмма масштаблары Татарстанга җитми.

Фәридә белән Зәйнәп, Казан-Акмәчет

Екатеринбургта “Рамазан чатыры” ачыла

Екатеринбургның Җәмигъ мәчете янында 24 июньдә “Рамазан чатыры” ачылачак. Авыз ачу мәҗлесләре уздырыла торган мондый чара ураза вакытында ел саен оештырыла.
Быел да мәчеткә ислам динен тотучы төрле милләт вәкилләре җыелачак. Татар, башкорт, үзбәк, таҗик, дагъстан җәмгыятьләре чиратлашып чатыр кунакларын үз мәдәниятләре белән таныштырып, милли ризыклар белән сыйлаячак.

“Рамазан чатыр”ы уразаның беренче көненнән үк Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендә эшли башлады. Татарстан башкаласының 30 мәчетендә мохтаҗлар өчен авыз ачу мәҗлесләре уза. Ифтар мәҗлесләре шулай ук Адыгея республикасы башкаласы Майкопның Җәмигъ мәчетендә дә оештырыла.

дәвам

XS
SM
MD
LG