Җәйге ураза 33 елдан соң гына кабатланачак
Кичә иң озын көн булды. Ураза тотучылар моны сизгәндер, чөнки Казанда өстәвенә кызу көннәр дә тора. Һава торышы эссе. Соңгы берничә ел ураза алдыннан һава торышы, көн озынлыгы хакында фикер алышулар була. Бик озын көннәр бит, ураза тоутчыларга авыр, өстәвенә эшләгән кешегә бу тагын да зуррак сынауга әверелә, дигән зарлануны ишетергә мөмкин. Журналистлар да матбугат очрашуында мөфти, хәзрәтләр, казыйларга бу хакта исләренә төшереп, бәлки, Мәккә вакыты белән ураза тоту дөрес булыр, дип сорау бирми калмый. Ел саен шул сүзне ишетәм. Күптән түгел бер язмага юлыктым. Баксаң, җәйгә туры килгән ураза 33 елдан соң гына булачак икән! Ул вакытта миңа, дус-ишләремә, Алла бирса, 60-70 яшь булачак.
Бәхәсләшмик, Мәккә вакытына кызыкмыйк, Аллаһ биргән мөмкинлектән файдаланыйк. Җәй узган уразаның үз хикмәтләре бар һәм алар күп. Мәсәлән, пикникларны кышын оештырып булмый. Ә кардәшләр белән кырга яки паркка чыгып авыз ачулар нинди күңелле! Берничә елдан соң чатырлар корып анда ифтарлар уздыру да бетәчәк. Берсенең дә өшеп утырасы килмәс. Ә бүген без ул ифтар чатырларын оештырган уңган кешеләр тарафыннан әзерләнгән ризыкларыннан сыйланып, үзебез белән күпме сөенеч, сәгадәт алып кайтабыз! 70 яшьтә әллә пикникларга йөреп булыр, әллә юк. Аның кайгысы булмаска да мөмкин. Шуңа күрә бүген биргән мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк, җәйге уразалар белән ләззәтләник. Озын уразаларның савабы да күбрәк бит. Күз йомганчы ифтарның сәхәргә әйләнгән тылсымлы вакытлары бит бу! Берничә өрек, җиләк-җимеш, яшелчә белән дә тамак туя торган чаклар...
Гөлназ Бәдретдин, Казан
Сүриядә авыз ачу...
Кызларча авыз ачу
Казанның Горький паркында кызлар ифтары ничек узды дисезме? Кызларча. Сөт пакетына пөхтә итеп төрелгән пычак, кишер угычка кадәр бар иде монда. һәркем үзенә һәм тагын кимендә бер кешегә җитәрлек ризык, пластик чәнечке-кашык, стаканнар, чирәмгә утырыр өчен матур җәймәләр алып килгән. Корея азыгы - пян-се безнең мантыга бик охшаган икән, аны тулы бодай оныннан күп итеп яшелчә тутырып пешергәч ул тагын да тәмлерәк булган иде. Фольгада пешерелгән һәм кайнар килеш килеп җиткән тавык ите белән бәрәңге шундук авызларга кереп эреде. Тунга төрелгән селедка кыш көне генә түгел, 30 дәрәҗә эсседә дә бик тәмле икән! "Күгәрчен сөте" исемле өйдә ясалган торт мәҗлеснең татлы йомгагы иде. Яшелчә һәм җиләк-җимеш матур итеп туралган иде, кызларча.
Кызлар егетләр генә җыелган урында ит һәм казылык кына ашалуын, кызлар камыр ризыгын да файдалы оннан пешерүен шаяртып телгә алды.
Кыска гына вакыт эчендә күпме әйбер сөйләшенде. Әниләр һәм балалардан алып, яшьләр сәясәте, милли сәнгать һәм аның яңа формалары, машина йөртү осталыклары һәм сәяхәт планнарына кадәр. Яңа контактлар, яңа йөзләр. Фейсбуктан кешеләр реальгә чыгып бер-берсенә тагын да якынайды.
Алсу Кормаш, Казан.
Кадерле кунак – академик Индус ага Таһиров
Казан мәчетләрендә көн саен ифтарлар уздырыла. "Ярдәм" мәчетендә дә бер зур чатыр урнаштырылган. Ул икегә бүленгән, бер яртысында ирләр авыз ачса, икенчесендә мөслимәләр сыйлана. Көн саен 1200 кеше өчен ризык әзерләнә. Биредәге ифтарларга даими танылган шәхесләр дә килеп кунак була. Бер көнне мәчеткә Казан башлыгы Илсур Метшин да килгән. Ул бер ифтар кичәсен уздыруга тотылган чыгымнарны каплаган. Икенче көнне аның улы да ифтарны уздыруны үз өстенә алган. Авыз ачуга килгән бер кешене ризыкландыру 200 сумга төшә. Ягъни 1200 кешелек ифтар уздыруга 200 мең сумнан артыграк акча кирәк. Теләгәннәр бер өстәлгә җыелган халыкны да тукландыра ала. Андый да мөмкинлек бар. Бер табынга 40 кеше сыя. "Ярдәм"дә шулай ук сәхәргә 200 кешелек табын да оештырыла.
Кичә табын түрендә быел 80 яшен тутырган профессор Индус Таһиров утырган. Ул мөселманнар каршында чыгыш ясап, мондый дини мәҗлесләр күбрәк оештырылса, динилегебез артса, милләтебез яшәячәк, дип белдергән. Авыз ачу мәҗлесләрендә мөнәҗәтләр дә әйтелә. Ифтар кичәләрен Гамил Нур алып бара. Һәр кич ниндидер темага багышлана. Бер ифтар мәрхүм татар рухание Валиулла Ягъкубны искә алып узган.
"Рамазан пидәсе"
Төркиядә Рамазан аенда менә шундый тәмле икмәк пешерәләр, аны халык "Рамазан пидәсе" дип атый. Икмәктә махсус тишекләр бар, авыз ачканда аны җиңел генә кешеләргә бүлеп бирәләр. Яңа пешкән икмәкне төрекләр чират көтеп ала.
Казанда Республика ифтарына әзерлек бара
Бүген Казанда Республика ифтары уздырыла. “Казан арена”да мәш килеп шул мәҗлескә әзерлек бара. Волонтерлар стадионга кыйблага каратып махсус ак җәймәләр җәя. Ифтарга килгән мөселманнар ахшам намазын шунда кылачак. Волонтерларның бер өлеше (алар – меңнән артык кеше) өстәлләргә савыт-саба урнаштыру белән мәшгуль. Зур алты казанда пылауны пешерә башлаганнар. Пылау өчен бер тонна кишер, бер тонна дөге, бер тонна ит, 300 литр үсемлек мае кулланылган.
Бүген берьюлы 10 мең мөселман бергә авыз ачуы көтелә. Бу – дүртенче тапкыр уздырыла торган чара.
Ифтарга министрлар, җырчылар килгән
"Казан арена"га мөселманнар тупланып бетеп килә. Мөселманнар каршында Татарстан мөфтие Камил Сәмингуллин, баш казый Җәлил Фазлый чыгыш ясады. Мөфти урынбасары Рөстәм Батровка урысча чыгыш ясау йөкләнгән. Ифтарга килүчеләр арасында җырчы Салават Миңнеханов, Камал артисты Равил Шәрәфи, хоккейчы Данис Зарипов күренгән. Әкренләп түрәләр дә килә башлаган, алардан беренче булып Татарстан Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килгән. Бүген мөселманнар белән бергә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан башлыгы Илсур Метшин авыз ачалар.
Республика ифтарында күренекле шәхесләр дә авыз ача.