Күргәзмәне әзерләгән музей хезмәткәре Шефика Абдураманова Рифкат Якуповны тәкъдим итте, аның иҗаты белән таныштырды. Кырымтатар үзешчән башкаручы Асан Файтонҗиев фотокүргәзмәгә килгәннәргә үз җырларын башкарды, чыгыш ясаучылар арасында кырымтатар рәссамнары Айдер Алиев, Рамазан Усеинов һәм журналистлар бар иде.
Күргәзмәдә 90нчы елларда кырымтатарлар массакүләм рәвештә Кырымга кайткан чорда төшерелгән 40тан артык фото урнаштырылган. Фотокүргәзмә бер ай эшләячәк.
“Мин Рифкат белән таныш түгел идем. Интернетта аның фотоларын очраклы гына күреп кызыксына башладым. Менә шулай итеп мин бу фотокүргәзмәне оештырырга ниятләндем һәм аны әзерләдем”, - диде чараны алып барган Шефика Абдураманова. Чарада Рифкат Якупов үзе дә катнашты. 29 июль аның туган көне дә икән. Шуңа күрә аны бер көндә ике бәйрәме белән котладылар.
Рифкат Якупов кырымтатарлар Кырымга кайта башлаган елларда (1990 еллар) нинди аяныч шартларда туган җирләрендә яши башлауларын төшергән. Шул фотолар фотокүргәзмәнең нигезен тәшкил итә.
“Кырымтатаратарлар. Кайту хроникасы” проекты минем 1989 елда Стокһольмда Этнография музеенда узган шәхси күргәзмәдән соң туды. Стокһольмда яшәүче татарлар ни өчен мин тик казан татарларын төшерәм, әстерхан, кырымтатарлар, себер татарлары да бар бит дигәннән соң, мин бу идея белән илһамландым”, диде фотограф.
Рифкат Якупов 1968-1986 елларда “Яшь ленинчы”, “Комсомолец Татарии” газеталарында, “Азат хатын” журналында эшләде. 1996 елда ул Кырымда БМО миссиясе соравы белән сөргенлеккә дучар ителгән халыкларның тормышы хакында фоторепортажлар төшергән иде. 1987 елдан ул Галиәсгар Камал театрының фотографы булып эшли. Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты (2003).