"Шәһәр татар яшьләренең теле урысчарак"
Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сүз тотты. Ул республикада милли телләрне үстерү концепциясен бәян итте.
Халык арый башлады, алгы рәттә утырган шагыйрь Ркаил Зәйдулла "яшьләр татарча авыр сөйләшә, күңелгә тия" дип зарланып утыра. Шәһәр татар яшьләренең теле урысчарак шул, акцент көчле", ди ул Азатлыкка.
"Икетеллелекне баккан омбудсмен, комиссия кирәк"
Пленар утырышта икетеллелек мәсьәләсе дә күтәрелде. Казанның 2-нче лицей-интернатның татар теле укытучысы Рашат Якупов сәхнәдән икетеллелек куанырлык түгел дип белдерде.
"24 ел элек Татарстанда татар һәм рус телләре бертигез дәүләт телләре дип игълан ителде. Тик, ни кызганыч, нәтиҗәсе әлегә җитәрлек дәрәҗәдә куанырлык түгел. Гомумән, капма-каршы хәл туа: Бер яктан, татар теленең үсеше күзәтелә, урамнарда телне ешрак ишетеп-күреп була кебек, өр-яңа проектлар берсе артыннан берсе барлыкка килә, интернетта татарча ресурслар арта бара кебек. Тик шул ук вакытта негатив тендецияләр дә шактый күп. Татар теле әле һаман бары тик яшьләрнең бер кечкенә төркеме өчен даими аралашу теле булып тора шул. Галимнәр телнең кулланылышын тикшереп, татар теле Казандагы визуаль мәгълүматның бары тик 5%-ын гына тәшкил иткәнен белдерә, ягъни татар телендә барлык элмә такталар, күрсәткечләр, реклмнар – боларның 5 проценты гына татарча. Бу әлбәттә тискәре тенденция. Икетеллелек – безнең өчен тагын бер хәлиткеч мәсьәлә. Икетеллелек – XXI гасырның иң алдынгы күрсәткечләрнең берсе. Заман кешесе буласыгыз килсә, кимендә ике-өч теле белү кирәк", ди ул.
Рашат Якупов сүзләренчә, Татарстан хөкүмәтендә икетеллелекне контроль иткән махсус оешма булырга тиеш. Аны Президент каршындагы омбудсмен яки Хөкүмәт каршында комиссия итеп ясап була. Иң мөһиме – анда икетелеллекне яхшы аңлаган һәм безнең мөрәҗәгатьләргә ачык булган кешеләр булырга тиеш, ди ул.
"Өчтеллелек - замана тренды"
Форум җитәкчесе Тәбриз Яруллин хисап тота. Татар яшьләре туган теленнән оялмый, ди ул. "Икетеллелек, өчтеллелек замана тренды һәм Татарстан бу өлкәдә алдынгы төбәкләрнең берсе. Татарларның заман кешесе буласылары килә икән, туган телен камил һәм өстәмә тагын берничә тел белү кирәк. Белем алыйк, мәгълүмат заманында бу бик актуаль", ди Яруллин.
Аның сүзләренчә, татар проектларын заманчалаштырырга, бүген булган барлык трендларны татарчалаштырырга, татарның һәрбер әйберен актуальләштерү зарур.
Риммага президентның Рәхмәт Сүзе
Мөхәммәтшин журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтовага президент Миңнехановның Рәхмәт Сүзен тапшырды. Бикмөхәммәтова бу бүләккә татар телен үстерүгә керткән өлеше өчен лаек булды.
Форумның пленар утырышы башланды. Яңача форматта
Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан башка зур түрә, министлар күренми. Быел беренче тапкыр форум президиумсыз гына уза. Оештыручылар бу утырышның заманча форматта узуын теләдек дип әйтә. Менә Мөхәммтәшинга да сүз бирделәр.
"Проектлар аллеясе" башланды
Яшьләр форумында проектлар күрсәтү чарасы бара. "Проектлар аллеясе" дип аталган күргәзмә иртәнге 9дан эшли башлады. Паралмент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшиннең килүен көтәләр. Башта президент Рөстәм Миңнеханов үзе килә дип белдерелгән иде.
Форумчылар беренче көнне альтернатив татар музыкасы белән тәмамлады
Татар яшьләре форумы егет-кызлары беренче көне заманча альтернатив татар музыкасы концерты белән йомгакланды. Анда Зәринә Вилданова, Рәдиф Кашапов, Алинә Давыдова, Juna һәм Oscar&c7c5 төркеме чыгыш ясап, үзгә музыка яратучыларны селкетте-биетте, альтернативаны яратмаучыларны йоклатты.
Яшьләр форумында яңа формат – "Бөтендөнья татар кафесы"
4 июль кичендә Казанның Универсиада авылында форумда катнашучыларның оешма-проектлары “Бөтендөнья татар кафесы” чарасында тәкъдим ителде. Ике сәгатьләп Русия, Үзбәкстан, Чехия, Төркия, Германия кебек илләрнең вәкилләре үз оешмалары турында сөйләп идеяләрен бүлеште.