Татар теле һәм интернет секциясендә Халыкара татар теле олимпиадасында җиңгән Наил Бәдретдин Финляндия татарларының туган телне саклау тәҗрибәсе белән таныштыра.
Секцияләрдә эш кыза
Татар теле һәм интернет секциясендә татар телен ничек популярлаштыру турында фикер алышалар. Казанда татар теле аксый. Бу уңайдан яшьләр татар телен игътибарсыз калдыручыларга зур штраф салырга кирәк дигән фикердә. Татарча элмә такталар булсын өчен хосусый ширкәтләргә субсидияләр биреп татар телен кулланырга кызыктырырга мөмкин, диләр. Яшьләр фикеренчә, татар телен үстерү өчен дәүләт тә җаваплы булырга тиеш.
Гомуми утырыш тәмам
Форумның гомуми утырышы тәмамланды. Яшьләр автобусларга төялешеп Универсиада авылына төшке ашка китте. Аннан соң секцияләр эше башлана. Ул арада утырыш мизгелләрен Азатлык фотогалереясеннән карый торыгыз
Зәйдулла: "Безне биомассага әйләндерергә телиләр"
"Милләтне милләт итүче - тел. Безне тарихсыз, телсез калдырырга, Русиядә урыс булмаучыларны биомассага әйләнерергә телиләр. Бирешмик!" диде шагыйрь. Зәйдулла Наил Нәбиуллинга ачылган җинаять эшен гаделсезлек, дип бәяләде. "Аны яклыйк, Татарстан президентына мөрәҗәгать итик", ди Зәйдулла.
Сәхнәгә Ркаил Зәйдулла күтәрелде. Ак түбәтәе белән аерылып тора.
Әстерханнан Динара Мәҗитова чыгышын татарча башлап, авырсынып урыс теленә күчте. Форум рәисе татарча чыгыш ясауны сорады. "Бу - безнең өчен приципиаль", диде ул.
"Татарлык – казылык һәм карлыган да!"
Татар шәһәр мәдәнияты үстерү хакында музыкант, журналист Рәдиф Кашапов чыгыш ясый. Ул дөньяда яшьләр арасында популяр булган нинди чаралар, трендка әйләгән күренешләр бар, барысы да татарда булырга тиеш дип әйтә. Чыгыш ясаучы инглиз сүзләре белән сиптерә, яшьләр аңлый. Өлкән буын вәкилләре исә каш җыерып аптырап утыра.
"Видеоблогинг, ягъни видео-көндәлекләр эшлик. Чынлап та, барыгызның да телефоннары бар – төшерегез, татарча үзегезне борчыган әйберләр турында сөйләгез һәм тиздән интернет йолдызына әвереләчәксез. Фермерлар ризыклары, ягъни үзегез асраган мал, үзегез үстергән җимеш, яшелчә белән сәүдә итү. Татарлык тел, җыр аша гына түгел, казылык һәм карлыган аша да үтә ала! Creative spaces, ягъни иҗади мәйданчыклар, төрле вакыйгалар уздыру өчен оештырылган иҗат үзәкләр кирәк. Хәзерге вакытта Казан яшьләр өчен – ул театрлар, музейлар гына түгел. Казан – ул шулай ук "Штаб", "Смена", "Циферблат", "Алафузов фабрикасы" да. Бездә илһам запаслары күп, талантларыбыз, идеяләребез көннән-көн арта бара. Әмма бөтен трендлар чынлап үсеш алсын өчен, Казан, Татарстан, Русия татар яшьләренә киңлек кирәк", диде ул.
Мөхәммәтшин әллә арыган инде?
Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башын тотып утыра. Әллә аңа кызык түгел, әллә арыган инде?