Сәхнәгә Ркаил Зәйдулла күтәрелде. Ак түбәтәе белән аерылып тора.
Зәйдулла: "Безне биомассага әйләндерергә телиләр"
"Милләтне милләт итүче - тел. Безне тарихсыз, телсез калдырырга, Русиядә урыс булмаучыларны биомассага әйләнерергә телиләр. Бирешмик!" диде шагыйрь. Зәйдулла Наил Нәбиуллинга ачылган җинаять эшен гаделсезлек, дип бәяләде. "Аны яклыйк, Татарстан президентына мөрәҗәгать итик", ди Зәйдулла.
Гомуми утырыш тәмам
Форумның гомуми утырышы тәмамланды. Яшьләр автобусларга төялешеп Универсиада авылына төшке ашка китте. Аннан соң секцияләр эше башлана. Ул арада утырыш мизгелләрен Азатлык фотогалереясеннән карый торыгыз
Секцияләрдә эш кыза
Татар теле һәм интернет секциясендә татар телен ничек популярлаштыру турында фикер алышалар. Казанда татар теле аксый. Бу уңайдан яшьләр татар телен игътибарсыз калдыручыларга зур штраф салырга кирәк дигән фикердә. Татарча элмә такталар булсын өчен хосусый ширкәтләргә субсидияләр биреп татар телен кулланырга кызыктырырга мөмкин, диләр. Яшьләр фикеренчә, татар телен үстерү өчен дәүләт тә җаваплы булырга тиеш.
Татар теле һәм интернет секциясендә Халыкара татар теле олимпиадасында җиңгән Наил Бәдретдин Финляндия татарларының туган телне саклау тәҗрибәсе белән таныштыра.
Кәһвә эчеп алгач Татар теле һәм интернет секциясендәге яшьләр кимегән.
"Әлбәттә" проекты җитәкчесе Илдар Әюпов татар телендә видеолекцияләр, аларны эшләү юллары белән таныштыра.
"Максат" сайты авторы Данил Әхмәтшин: "Татар телен белми идем, 4 елда Актаныш гимназиясендә өйрәнеп чыктым", дип белдерә.