“Ми давылы” вакытында төрле проектлар уйлап табылды. Хәзер иң уңышлы өч проект сайлап алынырга тиеш. Эш бик кызу бара. Кемнеке иң уңышлы булыр? Кемдер татарлар өчен “Дом 2” проекты кирәк, ди.
Тәбрис Яруллин бүген 60 өстәл артында 500 кеше фикер алыша, дип әйтте. “Бик оригиналь проектлар бар. Кемдер 50 проект язган. Без аларны бер базага туплаячакбыз. Instagram’ да @Kazankayniy аккаунты ачылды. Барысын да шунда элеп барачакбыз. Теләгән кеше куллана алачак”, диде Азатлыкка. Халыкның күпчелеге барыбер үзара урысча аралаша.
Резолюциягә ниләр керер?
Халык ашханәдә сыйланды, аларны кире залга куып кертү оештыручыларга авырга төште. Форумның эшлекле өлеше дәвам итә. Секцияләрнең эшчәнлегенә нәтиҗә ясала.
Тәбрис Яруллин янә җитәкче
Форумның рәисе итеп янә Тәбрис Яруллин сайланды. Каршы булучылар юк иде, бер кеше битараф. Яруллин өченче тапкыр сайланды. Форумның шурасы өчен дә тавыш бирделәр. Анысын да бертавыштан сайлап куйдылар. Тәбрис Яруллинга да, шура өчен дә тавыш биргәндә бер кеше битараф калды. Күрәсең, демократик принципны саклаучы бер кешедер.
Шура 50 кешедән тора. Аннан соң Ринат Закиров сүз алды, бик озак нотык тотты. Конгресс проектлары хакында сөйләү элеккеге комсомол җыелышын хәтерләтте.
Җыелыш "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды. Яшьләр моннан соң Арчага юл ала.
“Мәгариф һәм тәрбия” секциясендә: "Инглизчә укып та миллилек саклана"
Форумның “Мәгариф һәм тәрбия” секциясендә мәктәпләрдә балаларга татарлыкка мәхәббәт уяту, татар мәгърифәтенә кызыксындыру, инглизчә укып та миллилек югалмау, якшәмбе мәктәпләре турында сөйләнде. Мәгариф очрашуын Актанышның һуманитар гимназия-интернат мөдире Артур Галиәхмәтов алып барды.
“Тарих һәм туризм” секциясендә: “Без дөньяга карашны, фәлсәфәне үзгәртергә тиешбез”
“Тарих һәм туризм” секциясендә сөйләшүләрне тарихчы Айрат Фәйзрахманов алып барды. Конгресс рәисе Ринат Закировны, форумчыларны тәнкыйтьче Нияз Игъламов, сәясәтче Руслан Айсин, тарихчы Илдар Шафиков, профессор Әлфрид Бустанов үзгә фикерләре белән үзләренә каратты. Йоклап утыручылар да булды.
Форумның рәсми өлеше "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
Яшьләр форумында бертавыштан 20гә якын маддәдән торган резолюция кабул ителде. Алар арасында җәмгыятьтә бәхәс уяткан шәхесләргә һәйкәл куяр алдыннан бу мәсьәләне иҗтимагый тыңлауларга чыгарырга, Русия Дәүләт Думасының VII чакырылышына Татарстаннан сайланачак депутатларга Төбәк телләре һәм милли азчылыклар телләре турында Европа хартиясен ратификацияләүне тизләтү тәкъдиме кебек таләпләр бар.
Резолюциягә шулай ук Татарстанда икетеллелекне багучы җаваплы оешма билгеләү тәкъдиме кертелгән. Татар телендә тирәнтен белем биргән сәләтле балалар өчен полилингваль мәктәп-гимназияләр челтәрен булдыру да тәкъдим ителә, милли университет кирәклеге дә әйтелә.