Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов: "Әр-Рәхим" мәчете төзелешендә казна акчасы булмаячак


Хәмитов "Әр-Рәхим" мәчете төзелешенә казна акчасы бирүдән баш тарта
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

Башкортстан җитәкчелеге, элегрәк биргән вәгъдәсенә карамастан, Уфаның Салават Юлаев проспектында төзелеп килүче "Әр-Рәхим" мәчете тирәсендәге хәлләргә катышмаска булган.

“Урал” вакыфының төзелешне дәвам итәр өчен мөмкинлекләре бар. Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы сораулары хәл ителгәч, төзелеш тә дәвам итәчәк”, дип белдерде журналистларга Сочи-2016 форумында Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов.

Хәмитов белдерүенчә, “Урал” үзенең проблемнарын чишеп бетермәгән. Республиканың бүген финанс мәсьәләләренә дә, төзелешне оештыруга да кысылуы кирәк түгел, ди ул.

Хәмитов мәчет төзелешенә бюджет акчаларын бирмәячәге белән белән бергә бюджеттан тыш акчаларның да берничә елга алдан ук бүленеп куелганлыгын әйтә.

Күптән түгел "Урал" хәйрия вакыфы рәисе Мортаза Рәхимов Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка ачык хат белән мөрәҗәгать итте. "Әр-Рәхим" мәчете төзелешен финанслауны август аенда туктаткан "Урал" җитәкчесе төзелешне алга таба хөкүмәт белән берлектә финанслауны тәкъдим итте.

Аңа кадәр Рөстәм Хәмитов мәчетне төзеп бетерүдә ярдәм сорап, хакимияткә мөрәҗәгать итүче булса, ярдәм күрсәтү юлларын табарбыз, дип белдергән иде.

Башкортстан башлыгының фикере үзгәрү илдә финанс хәленең авырая баруы белән бәйле була ала. БАССР төзелүнең 100 еллыгына республикада бик күп корылмалар төзү күздә тотыла. "100 еллыкка - 100 объект" проектына гына да кимендә 25 млрд сум таләп ителә.

“Без әлеге мөрәҗәгатьне бөтен инстанцияләргә җибәрдек. Мәчет төзелешендә казна акчасы булмаячак,” дип кырт кисә Хәмитов. Ул белдергәнчә, төбәктә мәчет кебек үк мөһим башка корылмалар да төзү планлаштырылган.

Русиянең "Әр-Рәхим" исемле иң зур мәчетне һәм торак йортларны үз эченә алган “Мөслим-сити” проекты быел тәкъдим ителде. Аның авторлары белдергәнчә, мәчет тирәсендә 15 катлы торак йортлар, кунакханә, балалар бакчасы төзелергә тиеш иде. Ләкин әлеге проект соңгы айларда зур гауга куптарды, “Мөслим-сити”ны тәнкыйтьләүчеләр күбәйде. Бер яктан урыс православ чиркәве канәгатьсезлеген белдерде. Икенче яктан, “Архзащита” берләшмәсе активистлары май аенда узган җәмәгать тыңлауларында “Мөслим-сити”ны тәнкыйтькә тотты. Бу тәнкыйтьләргә Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов җитәкләгән, төзелешнең төп иганәчесе булган “Урал” фонды да кушылды. Фонд төзелешне финанслауны туктатты.

Нәтиҗәдә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте "Мөслим-сити" исеменнән баш тартты һәм Салават Юлаев проспектындагы мәчет тирәсендә төзелгән кварталны "Мөслим-сити" түгел, "Тынычлык һәм татулык динара кварталы" дип атарга ризалыгын белдерде.

XS
SM
MD
LG