Очрашуда “Азатлык” берлегенең Чаллы оешмасы рәисе Илмир Салих чыгышын азәрбайҗанлы Әбүлфаз Илчебайның “Әгәр милләт үз теле өчен көрәшә башлый икән, димәк, бу аның соңгы чарасы. Телен югалткан милләт бетәчәк” дигән сүзләре белән башлады. Аннан инде “Татар милләтенә карасак, ул тел өчен көрәшәме, юкмы?” дигән сорауны күтәреп аңа үзе үк болай җавап бирде. "Татар милли хәрәкәте эшчәнлегенә карасак, күбрәк милли мәгариф турында сүз бара. Милләт тел өчен көрәшә дияргә була. “Азатлык” яшьләре дә шушы юнәлештәге берничә урам җыенында катнашты. Хакимиятләргә мөрәҗәгатьләр юллады. Халыкара төрки яшьләр җыеннарында катнаштык. “Азатлык”, “Төрки караш” газетларын чыгардык”, дип мисаллар китерде ул.
Аннан соң Салих милли мәгариф өчен көрәшнең дәвам итүен белдереп, “Азатлык” яшьләренең татар гимназияләрендә татар телендә генә белем бирүне хуплауга, биредә урыс сыйныфлары белән татар сыйныфларын катнаштырырга тиеш түгеллекләренә басым ясады. “Милли мәктәпләрдә укыту татар телендә генә баргач, сынаулары да татарча булырга, югары уку йортларында да белем бирү татарча булырга тиеш, шуны таләп итәбез”, диде.
Илмир Салих Чаллыда депутат соравы нигезендә татар милли оешмаларына фикер алышу өчен бүлмә бирү мәсьәләсенең хәл ителмәвен искәртте. “Бүлмә тәкъдим иттеләр, ләкин ул Чаллы шәһәре эчендә түгел, кайдадыр кырыйда. Ә без Чаллыда хәрәкәт итәбез”, диде ул.
Илмир Салих үз эшләрендә урам чараларының аз оештырылуына борчылу белдерде. Ул шулай ук Русия төбәкләрендә Әби патша, Сталин һәйкәле, милләтләргә зыян салган башка “бөек”ләргә дә һәйкәлләр салулар турында да әйтте. “Ә без хакимиятләрне Казанны яклаучыларга һәйкәл юк дип дер селкетеп торырга тиеш”, диде.
Яшьләр берлеге әгъзасы Дамир Шәйхетдин чыгышында: “Безнең алда торган бихисап мәсьәләләр арасында милли үзаң турындагысы үзәктә тора. Милли аң ул өндәп кенә үзгәрә торган нәрсә түгел, аның өчен билгеле шартлар булырга тиеш. Балалар бакчалары, мәктәпләр, иҗтимагый оешмалар булырга, алар көндәлек милләт, дәүләтчелек рухында эшчәнлек алып барырга тиешле. Бездә бүген боларның берсе дә юк”, диде ул.