Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кулга алынган мөселманнарның адвокаты азаплаулар турында белдерә


Кырымда мөселманнарны яклаучы адвокат Эмил Курбединов кулга алынган мөселманнарга карата көч кулланулар, азаплаулар булуын хәбәр итә.

Адвокат Эмил Курбединов белдерүенчә, ул яклаган Теймур Абдуллаевны психиатрик тикшерү билгеләнүе белән таныштырырга күзләрен бәйләп, кулларын аркасына бөгеп, үлемгә, гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән кешеләрне алып килгән кебек алып килгәннәр. Курбединов боларны үзенең Facebook сәхифәсендә язды.

Теймур Абдуллаев Акмәчеттә Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы бүлеген оештыруда гаепләнә.

"Теймур үзләрен ФСБ спецназының автобус идәненә яткырып йөртүләрен. Кыймылдасаң, көч куллану белән янауларын миңа әйтеп өлгерде. Минем янымда тикшерүче аңа утыргычтан тиз торма, югыйсә бу егетләр тәләсә нәрсә эшли ала диде. Тикшеруче янында ФСБның махсус көчләре кешеләре даими тора", дип хәбәр итте Эмил Курбединов.

Безне автобуста кулларыбызны бәйләп, яткырып ташыйлар, барган вакытта сугалар

Узеир Абдуллаев та шуны ук белдергән, "безне автобуста кулларыбызны бәйләп, яткырып ташыйлар, барган вакытта сугалар", дигән.

"Миңа һәм башка мөселманнарга террочылык гаепләве белән ачылган бу җинаять эшен мин Кырымның җирле халкы булган кырымтатарларга каршы юнәлдерелгән сәяси чара һәм Кырымда яшәүчәлерне куркыту дип бәялим" дигән Абдуллаев 21 декабрьдә узган махкәмәдә. Ул да Русия җинаять кодексының 205нче маддәсе нигезендә, Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" бүлеген оештыруда гаепләнә.

Абдуллаевның иректән мәхрүм итүгә каршы шикаятен Кырым Югары мәхкәмәсе кире какты. Мәхкәмә видеоконференция рәвәшендә үтте.

Тагын бер мөселман Вадим Сирукны мәхкәмә бинасына хәтта китермәделәр дә, эшне ансыз гына карыйлар.

12 октябрьдә Мамак, Богурча бистәләрендә булган тентүләрдән соң биш кырымтатар – Теймур Абдуллаев Рөстәм Исмаилов, Эмил Джемаденов, Айдер Салединов, Узеир Абдуллаев – ике айга вакытлы изоляторга утыртылган иде. Алар "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнәләр. Утыртылганнарның 17 баласы әтисез яшәргә мәҗбүр. Мондый гаепләүләр барлыгы 14 Кырым мөселманына белдерелде, аларның гаиләләрендә барлыгы 70ләп бала үсә.

"Исламга каршы көрәш. Намаз башкалар кебек укымыйсың, сакалны башкача үстерәсең дип җинаять эше ачу, хатын-кызларга үзләре теләгән кием киюне тыю аеруча шаккатыра. ХХI гасырда намаз укуны, сакал үстерүне, фикерләү һәм киемне тыю – икейөзлелек һәм тилелекнең иң югары ноктасы! Менә ул чын экстремизм һәм террорчылык!", дип язды фейсбукта адвокат Эмил Курбединов.

Азатлыкның бу эшләрнең киләчәктә нинди юлдан китү мөмкинлеге турындагы соравын Курбединов: "бу эшләрне Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә, халыкара оешмаларга җиткерәчәкбез. Кырымда бу эшләр турында мәхкәмә карарлары киләсе елда чыгарылыр дип уйлыйм", дип җаваплады.

XS
SM
MD
LG