Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урмай-Зәлидә" фестивале гөрләп узды, әмма икътисади кризис үзен сиздерде


"Урмай-Зәлидә" фестивале гөрләп узды, әмма икътисади кризис үзен сиздерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:56 0:00

Чуашстандагы татарларның рәсми булмаган мәдәни башкаласы Урмай авылында төрки халыкларның "Урмай-Зәлидә" дип аталган традицион мәдәният фестивале узды. Ике көн дәвамында авылның мәдәният йорты сәхнәсеннән 780ләп кеше узды. Быел халык биюләре, аутентик шәкелдә эшләүче җыр һәм бию ансамбльләре, милли ядкарьгә әйләнгән җырларны башкаручылар белән бер рәттән, инструменталь башкару, декоратив-гамәли сәнгать номинацияләре дә булдырылган иде. Бишенче ел рәттән узган чарада, быел нигездә чуаш белән татарлар гына катнашты. Моның сәбәпләре икътисадка бәйле дип аңлатты оештыручы Фәрит Гыйбатдинов.

XS
SM
MD
LG