Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессының VI корылтае

2-6 августта Казанда Дөнья татар конгрессының VI корылтае уза. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.

Корылтайда җырчы Алсу Сафина катнаша. Татарстан гимны яңгыраганнан соң Алсу күзләрен сөртте. Әллә күз яшьләре булды инде...

КФУ татарга хезмәт итәме?

Ринат Закиров чыгышының төп өлеше ана телендә уку-укыту турында. Ул Русиянең милли мәгариф системын сүгә. "Мәгариф өлкәсендәге реформаларның очы-кырые күренми. Безгә аның зыяны зур. Татар мәктәпләре кыскара, 309 фәрман аркасында татар телендә уку югала бара. Югары белемне туган телдә алу концепциясе дә булдырлган иде, әмма хөкүмәтнең акча бүлмәве аркасында ул проект тормышка ашмый калды. Бары тик төзелеш университетында татар телендә белем алу мөмкинлеге калды. КФУ - зур университет, аның татарның мәнфәгатен кайгырту бурычы тора", дип Закиров Илшат Гафуровның бакчасына таш ыргытты.

Конгресс рәисе Ринат Закиров хисап чыгышын ясый. Ул: "Шартнамәне озайтырга кирәк", диде. Бу сүзләр алкышларга күмелде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров телеграмы игътибарга лаек. Ул: "Министрлыкның КҮПМИЛЛӘТЛЕ УРЫС ДӨНЬЯСЫНА ярдәм итүе өстенлекле юнәлеше булып тора" диелән министр Сергей Лавровның конгресска котлавында. Әлеге котлауны корылтай барышында министрлыкның милләттәшләр белән эшләү департаменты башлыгы Олег Мальгинов корылтай вакытында җиткерде.

Олег Мальгинов
Олег Мальгинов

Татарстан президенты сүзен бисмилладан башлады

Рөстәм Миңнехановны бөтен зал аягүрә басып карыш алды. Сүзен бисмилладан башлады. Ул конгрессны халыкны берләштүрүче, уңышлы проектларны күтәреп чыгучы оешма дип әйтте. Конгресс оештырган эшмәкәрләр, хатын-кызлар, тарихчылар, галимнәр, укытучылар, имамнар форумынар, сабантуйларны санап китте. Татар яшьләре форумы популярлашып килә, яңа алымнар белән эшләргә кирәк диде. Ул аерым татар шәхесләрне санап китте. "Сабан туен ЮНЕСКОның матди булмаган мирас исемлегенә кертергә кирәк. Безне хупларсыз дип уйлыйм".

Русия тышкы эшләр минситрылыгын мактады. "Без Русиянең көчле булуын телибез. Путин - милли лидер", дип әйтте.
Миңнеханов Милли шура булдыру, конгрессның башкарма комитеты житекчесе, беренче урынбасары булырга тиеш, диде. Нинди милли шура икән ул? Шартнамә турында ләм-мим. Бәлки, төштән соң президент нидер әйтер?

Президиум сайланды. Ул 41 кешедән тора, араларында галимнәр, эшмәкәрләр, руханилар, түрәләр, сәнгатькәрләр бар. Президиумда мәртәбәле кунаклар арасындаТатарстан митрополиты Феофан да утыра.

Корылтай ачык дип игълан ителде. Кызык. Татарстанда, татар җыенында беренче булып Русия гимны яңгырый, аннары гына Татарстан гимны кушылды. Толерантлык...

Русия президенты Владимир Путин сәлам телеграмын язган, гадәттәгечә, матур гомум сүзләр.

Конгрессның икенче көне башланды...

Бүген - татар корылтаеның икенче көне. М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында 5 минуттан съезд башлана. Инде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин делегатлар арасында йөри. Миңнеханов көн дәвамында конгресс эшендә катнашчак диделәр, аның төп чыгышы төштән соң була дип әйтелде. 2002 елда конгресска Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов килгән иде, ә бүгенге республиканың башлыгы Рөстәм Хәмитов күренми. Җырчы Алсу да татар булып милләт мәсьәләләрен хәл итергә килгән. Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин дә көр күренә.

дәвам

XS
SM
MD
LG