Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессының VI корылтае

2-6 августта Казанда Дөнья татар конгрессының VI корылтае уза. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.

КФУ татарга хезмәт итәме?

Ринат Закиров чыгышының төп өлеше ана телендә уку-укыту турында. Ул Русиянең милли мәгариф системын сүгә. "Мәгариф өлкәсендәге реформаларның очы-кырые күренми. Безгә аның зыяны зур. Татар мәктәпләре кыскара, 309 фәрман аркасында татар телендә уку югала бара. Югары белемне туган телдә алу концепциясе дә булдырлган иде, әмма хөкүмәтнең акча бүлмәве аркасында ул проект тормышка ашмый калды. Бары тик төзелеш университетында татар телендә белем алу мөмкинлеге калды. КФУ - зур университет, аның татарның мәнфәгатен кайгырту бурычы тора", дип Закиров Илшат Гафуровның бакчасына таш ыргытты.

Корылтайда җырчы Алсу Сафина катнаша. Татарстан гимны яңгыраганнан соң Алсу күзләрен сөртте. Әллә күз яшьләре булды инде...

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов телгә алган Милли Шура конгрессның Башкарма комитетын багачак дип фаразлана. Моңа кадәр Миңтимер Шәймиевне конгресс башлыгы булырга кыстаганнар дигән сүзләр дә булды. Ул әлегә карар итмәгән икән, вазгыятькә карап эш итәчәк диләр. Әгәр делегатлар тәкъдим итсә, Шәймиев Милли Шура рәисе булырга мөмкин. Карап карыйк ни булыр икән...

Җурналистларны пленар утырышка кертмәделәр

Бу корылтайда аккредитацияләнгән журналистларны да пленар утырышка кертмәделәр. Алар өчен Казан Ратушасында туры трансляция оештырылды.

Айдар Галимов: "Татарстан-Русия шартнамәсе кирәк"

Айдар Галимов: "Татарстан-Русия шартнамәсе кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:27 0:00

Җырчы, Башкортстан парламенты депутаты Айдар Галимов, Азатлык соравына җавап биреп, Татарстан-Русия шартнамәсе кирәк диде.

Миңтимер Шәймиев туган тел өйрәнүне гаиләгә аударып калдырды

Татарстанның беренче президенты, дәүләт киңәшчесе "татар барда хәтәр бар" дигән гыйбарәне искә төшерде. "Конрессның башкарма комитетын тәнкыйтьләүчеләр күп булды. Аның эшен сабантуйларга гына калдыруларын хупламыйм", дип белдерде.

"Туган тел мәсьәләсе мөһим. Глобальләшү заманында югалып калмау - безнең бурыч. Татар телен салкап калу борчый һәм борчыячак. Бу - безнең хисләрнең саклану күренеше. Владимир Путин Йошкар-Олада чыгыш ясады, аның сүзләрен аңлап бетермичә төрле фаразлар кылынды. Путин дәүләт рус теленә игътибар итте, анда проблемнар бар. Әйе, мәгарифтә яңа стандартлар барлыкка килергә мөмкин. Белем бирү системы, ысуллары үзгәрәчәк. Туган тел гаиләдә сакланырга тиеш. Татарлар бу эшне үзләре башларга тиеш. Туган телне өйрәнмәү сәясәте юк", диде.

дәвам

XS
SM
MD
LG