Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка татар җәмгыяте 90 еллыгын бәйрәм итте


Америка татар җәмгыятенә 90 ел
Америка татар җәмгыятенә 90 ел

Америка татар берләшмәсенең 90 еллыгы бәйрәменә 300ләп кеше килгән иде. Нью-Йорк штаты мәҗлесенең әгъзасы Луис Сепульведа да татарларны бәйрәм белән котлады.

4 ноябрь Америка татар берләшмәсенең 90 еллыгы бәйрәменә Нью-Йоркның зур тантаналы чаралар үткәрелә торган Leonards Palazzo сараена 300ләп кеше җыелды. Тантананы җәмгыять җитәкчелеге исеменнән Илдар Агиш башлап җибәрде. Илдар әфәнде ассоциацияләрен дөньядагы татар оешмалары арасында иң тарихлыларның берсе диде.

Тантанада Нью-Йорк штаты мәҗлесенең әгъзасы Луис Сепульведа да катнашты. Ул җәмгыятьне 90 еллыгы белән котлап, үзе Татарстанга барган кеше буларак, татарланың бу бәйрәменә бик теләп килүен белдерде. Нью-Йорк штаты белән Татарстан арасында студентлар алмашу планнары турында сөйләде.

Илдар Агиш (с) һәм Ринат Закиров
Илдар Агиш (с) һәм Ринат Закиров

Дөнья татар конгрессы Милли шура башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров җәмгыять активистларына конгресс исеменнән бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмне Питтсбург шәһәреннән Илмир Әхмәтҗанов алып барды. Казаннан Илүсә Хуҗина татар җырларын башкарды. Бәйрәмдә бергәләп "Туган тел" җырын да җырладылар.

АКШта татар оешмасы башта Америка ислам җәмгыяте дип атала, соңрак Америка татар берләшмәсе (American Tatar Association - ATA) итеп үзгәртелә.

АТАның элекке җитәкчесе Сәидә ханым Хаҗи Азатлыкка әйтүенчә, 1927 елда татарлар ислам җәмгыяте дип бер идарә кора. Аның әнисе Рокыя Вафалы да бу оешмада шактый җитәкчелек итә. Бу җәмгыять барлыгын ишеткән татарлар анда килә тора. Җәмгыятьне Русиядән Кытайга, аннары Төркиягә, соңрак Америкага күченүчеләр оештыра.

Америка татар җәмгыяте шагыйрь Габдулла Тукайны искә алу кичәләре, Рамазан, Корбан гаетләре, Сабантуйлар, әтиләр көне, әниләр көне, төрле очрашулар даими үткәреп тора.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG