Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Калуга депутатлары мөрәҗәгатен карады. Калуга парламенты Дмитрий Медведевка һәм төбәк парламентларына 1480 елда "Угра елгасы янындагы каршылыкта урыс дәүләтенең җиңүен" 11 ноябрьдә истәлекле дата буларак билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән. Татарстан депутатлары бу уңайдан Мәрҗани институтының әлеге темага кагылышлы мәгълүматын тыңлады һәм Калуга депутатлары мөрәҗәгатен хупламаска карар кылды.
Институт тарихчылары фикеренчә, Угра елгасы янында булган хәлләрне урыс дәүләтенең Урдадан бәйсезлек алуы дип карау ярамый. Алтын Урда мирасы өчен көрәштә бу күпсанлы эпизодларның берсе генә, диелә.
"Мондый концепт тарихи чынбарлыктан ерак кына түгел, ә хәзерге күпмилләтле, поликонфессиональ һәм толерант Русия җәмгыятендә җитди диссонанс тудырырга мөмкин", дип нәтиҗә чыгара Татарстан тарихчылары.
Комитет рәисе Разил Вәлиев "бу вакыйганы зурлап күрсәтү дөрес һәм әһәмиятле түгел. Бүген кайчандыр сугыш, каршылыкта тору турында түгел, ә кешеләрне берләштерү турында уйларга кирәк" диде.
Каршы чыгучы бер генә депутат булды - коммунист Артем Прокофьев Калуганың Татарстанны бюджет федерализмы ягыннан хуплаучы өлкә икәнен искә төшерде һәм тарих институтының дәлилләре сыек, дип белдерде.
Кайбер тарихчылар урыс дәүләте Куликово сугышыннан соң ук Алтын Урдадан бәйсезлек алды дип саный. Ләкин кайбер галимнәр бу дөреслеккә туры килми, ул озак еллар дәвам иткән процесс дип белдерә. "Әле Иван IIIкә кадәр урыс җирләре тулысынча Алтын Урда составында була. 100 елдан соң Угра елгасы янында ике гаскәр очраша, әмма сугыш булмый. Ясак турында килешенә. Алтын Урдага салым түләү туктатылмый, бары тик мәҗбүрият бетә. Урыслар салымны бүләк буларак биргән, аны "поминка"лар дип атыйлар", дигән иде Азатлыкка трихчы Илнур Миргалиев.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.