Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатарлар өйләрендә яңа тентүләр үткәрелгән


Кырымтатарлар өйләрендә тентүләр, архив фотосы
Кырымтатарлар өйләрендә тентүләр, архив фотосы

18 гыйнвар Русиянең куәт төркемнәре Карасубазар һәм Иске Кырымда кырымтатарлар өйләрендә тентүләр уздырган. Кемал Сейтьяев һәм Гирай Куламетов тоткарланган дир хәбәр ителә.

18 гыйнвар Кырымдагы Карасубазар шәһәрендә яшәүче Кемал Сейтьяев йортында куәт төркемнәре тентү уздырган. Аны узган елның 14 октябрендә кырымтатарларны эзәрлекләүгә каршы ялгыз пикетка чыгуда, социаль челтерләрдә экстремист мәгълүматлар таратуда гаеплиләр. Карасубазар (Белогорски) районында яшәүче халыкның 30 процентка якыны - кырымтатарлар.

Шулай ук Иске Кырымда яшәүче Гирай Куламетов өендә дә тентү узган. Өй алдына автозак, битлекләрдә куәт төркемнәре вәкилләре китерелгән. Тоткарланганның әтисе Зеки Куламетов куәт төркеме иртән тентү уздырганнарын, өйдәгеләрдән телефоннар тартып алынганын, компьютерның процессоры чыгарылганны хәбәр итте. Йортта Гирай Куламетовның апалары, хатыны, ике кечкенә баласы яши. Аны социаль челтәрләрдә экстремист мәгълүматлар таратуда гаеплиләр. Бу эш административ канун бозуга туры килә дип белдергән тентү уздыручылар.

Тентү уздыручылар бернинди рәсми кәгазь, йә чакыру күрсәтмәгәннәр. Бу хакта “Кырым бердәмлеге” үзенең Фейсбуктагы сәхифәсендә хәбәр итте. Гирай Куламетовны, Кемал Сейтьяевны куәт төркемнәре алып киткән.

Кырымтатар активисты, “Кырым бердәмлеге” координаторы Сервер Мустафаев, "Бу тентүләр һәм тоткарлаулар - 14 октябрь узган ялгыз пикетларда катнашканнарны җәзалауларның дәвамы. Мондый тоткарлаулар безнең хаклы булуыбызны һәм халыкның бердәмлеген ныгыта баруын күрсәтә. Җәзалаганнарның штрафларын түләү өчен төрле илләрдә акча җыю марафоны моның ачык мисалыдыр. Куәт төркемнәре тентүләр, тоткарлаулар узган йортлар янына күпме кеше җыелганын да күзәтеп торалар, күрәләр. Безнең өчен бу бик мөһим. Кешеләребез барлык эшләрен ташлап милләттәшләренә теләктәшлек белдереп килергә тиешләр. Бу канунсызлыкларга каршы аларны киңкүләм яктырту белән көрәшергә мөмкин. Монда матбугат чараларның әһәмияте зур" диде.

17 гыйнвар Русиядә тыелган Мәҗлес рәисенең урынбасары Нариман Джелял куәт төркемнәре Кефе (Феодосия)-Күктүбә (Коктебель) юлында урнашкан Насипкой (Насыпное) авылын камап террорга каршы күнегүләр уздырган дир хәбәр итте. "Булган мәгълүматларга күрә, күнегүләрдә Кефе шәһәренең эчке эшләр бүлегенең бөтен составы катнашкан”, диде ул. Насипкой авылында 500гә якын кырымтатар гаиләсе яши, дип хәбәр итте Азатлыкка исемен әйтмәскә үтенгән ул авылга якын яшәгән бер кырымтатар.

2014 елдан башлап кырымтатарларны террорчылык, экстремизмда гаепләүләр, урлаулар, үтерүләр, хәбәрсез югалулар, тоткарлаулар Кырымда туктаусыз арта бара.

XS
SM
MD
LG