Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе 7 елда Татарстанга 174 мең эшче кирәк булачак


Казанда мигрантлар. 2024 елның июлендә төшерелгән фото
Казанда мигрантлар. 2024 елның июлендә төшерелгән фото

Шул ук вакытта Татарстаннан мигрантларны Русиядән депортацияләү 40%ка арткан.

БашкортстандаХәзер Татарстан хезмәт базарында 37 мең эшче кирәк. Киләсе елларда кадрларга кытлык мәсьәләсе кискенләшәчәк, дип белдерде бүген Дәүләт шурасы утырышында Татарстанның хезмәт министры Эльмира Зарипова.

— Киләсе 7 елда 174 мең эшче кирәк булачак. Бу 6 мең эш белән тәэмин итүче ясаган фараз. Шул ук вакытта без эшсезлекнең тарихи минимумы күзәтелүен билгелибез, — диде ул.

Рәсми саннарга караганда, республикада барлыгы 49 мең мигрант эшли. Шул ук вакытта Татарстанда 99 меңнән артык мигрант бар дип исәпләнә. Бу узган елдан 4 меңнән артыграк. Татарстанда яшәүче чит ил кешеләренең төп өлешен Урта Азия халкы тәшкил итә: Үзбәкстан — 37,3%, Таҗикъстан — 14,1%, Төрекмәнстан — 10,8%, Казакъстан — 6,1%.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2024 ел дәвамында Татарстанда яшәгән мигрантларны Русиядән чыгару очраклары 40%-ка артып 3 829 очракка җиткән, 5 меңгә якын мигрантка Русиягә керүне тыйганнар.

Татарстанда мигрантлар кылган канун бозулар республикадагы барлык җинаятьләрнең 1%ын тәшкил итә. Быел чит ил вәкилләре белән бәйле 590 җинаять тикшерелгән.

2025 елдан Татарстанда мигрантларга ун өлкәдә эшләүне тыярга җыеналар. Ул чит ил ватандашларына куркыныч йөкләр ташуны, таксида эшләүне, финанс хезмәтләре күрсәтүне һәм башка тармакларны күзалдында тота.

• Быел мартта "Крокус Сити Холлда" терактыннан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Гаепләнелүчеләрнең күбесе — Таҗикстан ватандашлары.

• Мигрантларның Русиядә яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды. Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, бу елның гыйнварыннан июленә кадәр илдә мигрантларның миграция кануннарын бозу-бозмавын ачыклау өчен "176 мең чара" — тикшерүләр, рейдлар үткәрелгән.

• Аларның нәтиҗәсендә Русиядән чит ил ватандашларын административ депортацияләү турындагы карарлар былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда 53,2 процентка арткан. Мондый тикшерүләр Татарстанда һәм Башкортстанда да узды.

• Июльдә Русия Думасына урысча белмәгән чит ил ватандашларын депортацияләү турында канун өлгесе кертелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG