Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм форумның матбугатсәркатибе Гүзәлия Гыйниятуллина Уфадагы “Ихлас” мәчете, “Нур” татар дәүләт театры, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында һәм башка урыннарда булды.
26 гыйнвар Казан кунаклары Башкортстанның татар матбугаты вәкилләре белән очрашты. Анда “Кызыл таң”, “Өмет” һәм “Диләфрүз” гәзитләре, “Тулпар” журналы хезмәткәрләре катнашты. Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Татарстандагы яшьләр хәрәкәте, атап әйткәндә, "Яшьләр" форумы, "Калеб", "Печән базары", "Мин татарча сөйләшәм" кебек оешма һәм чаралар турында сөйләде. Башкортстанда яшьләр хәрәкәтенең сүлпәнәя баруына борчылу белдерде. Татар матбугаты вәкилләре яшьләр хәрәкәтен оештыруга һәм аларның эшен яктыртуга әзер булуларын белдерде.
“Өмет” татар яшьләре гәзите журналисты Алсу Төхвәтуллина сүзләренә караганда, “Азатлык” татар яшьләре берлеге таралганнан соң эшчәнлек сүлпәнәйгән. Яшьләр “Берлек” оешмасы каршында тупланып чаралар уздыра. Ләкин республика буенча бүлекчәләрен булдырып, оешып эшләгән хәрәкәт юк.
Бәйсез “Диләфрүз” гәзитен оештыручы Галия Сәфәрҗанова һәм басманың мөхәррире Дилә Мөхәррәмова яшьләрне туплау һәм проблемнарын яктыртуга әзер булуларын әйттеләр.
“Кызыл таң” гәзите журналисты Резеда Вәлитова моңа кадәр Башкортстандагы татар басмалары журналистларының бер өстәл артына җыелганнары булмавын искә алып, Казан кунакларына рәхмәт белдерде һәм татар басмалары журналистларының уртак форумын да уздыру кирәклеген ассызыклады.
27 гыйнвар Татарстанның Башкортстандагы вәкиллегендә татар яшьләре җыелды. Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин чарада катнашучыларга яшьләр хәрәкәте турында сйләде.
“Татарстан һәм Мәскәүдә татар яшьләре хәрәкте шактый көчле эшли. Мәскәүдә ике дистәгә якын татар яшьләре оешмасы бар. Алар фикердәшлек тәртибе белән тупланганнар. Казандагы татар оешмалары арасында да фикердәшлек нигезендә тупланып эшләүче хәрәкәтләр бар. Мәсәлән, "Калеб" шундыйлардан. Башкортстанда татарлар күпләп яши, яшьләре бик актив, алар Казанда узган чараларда да күпләп катнаша. Без сездәге зур чараларда катнашырга һәм ярдәм итәргә әзер”, диде Тәбрис Яруллин. Ул шулай ук “Татарстанның яшь илчеләре” дигән өлге әзерләнүе, августта Казанда узачак яшьләр форумы һәм башка мәсьәләләр турында да сөйләде.
Чарада "Рамазан" оешмасы рәисе, Башкортстанда "Сәләт" аланын да оештыручыларның берсе Марат Шәрипов та катнашты һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты.
"Совет берлеге заманында комсомол бик көчле эшли иде. Яшьләр белән эшләү идеологик максатлардан оештырылды. Совет берлеге таркалгач, татар яшьләре “Азатлык” берлеге оештырды. Ул дәүләтчелек, мөстәкыйльлек кебек шигарләр белән эш итте. Инде әлеге хәрәкәтләр тарихта калды. Ләкин Башкортстанда миллионнан артык татар бар. Аларның күп өлешен яшьләр тәшкил итә. Безнең “Җанлы сүз” исемле татар иҗатчылары бәйгесендә 300дән артык укучы катнашты.
"Сәләт" хәрәкәте дә елдан-ел зураеп, көч җыеп килә. Яшьләр төрле юнәлештә эшли, алар һөнәри, уртак кызыксыну өлкәләре буенча тупланган. Республикада татар яшьләре оешмалары булырга тиеш”, диде Марат Шәрипов.
“Азатлык” татар яшьләре берлегенең элекке рәисе Зәлия Ахунова республикадагы татар яшьләре хәрәкәтенең 15 елга якын тарихы турында сөйләде.
“Башкортстанда “Азатлык” татар яшьләре берлеге бик көчле эшләгән еллар булды. Аның күпчелек районнарда бүлекчәләре бар иде. Без ел саен Уфада берничә көн Башкортстан татар яшьләре көннәре уздыра идек. Дөрес, безгә республиканың "Яшьләр белән эшләү дәүләт идарәсе" дә кушыла һәм ярдәм итә иде. Бәлки дәүләт үз сәясәтен уздыру өчен дә безнең белән эшләгәндер. Мин бүген дә “Азатлык” татар яшьләре берлеген терелтү уе белән янам”, диде Зәлия Ахунова.
“Ихлас” мәчетенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Әлфрид Дәүләтшин яшьләрне бер оешма итеп туплау авырлыгын әйтеп, аларны фикердәшлек буенча җыю кирәклеген белдерде.
“Ихлас” мәчетенә йөрүчеләрнең 60-70 процентын яшьләр тәшкил итә. Алар арасында татарлар да, башкортлар да бар. Без аларны милли нигездә бүлмибез. Аларны икегә бүлүне уйлаганыбыз юк. Без дини карашлардан чыгып бергә эш итәбез”, диде Әлфрид Дәүләтшин.
Башкортстан татар яшьләре берлегенең элекке җитәкчесе Рәмилә Габдуллина яшьләргә бер юнәлештә эшләү җитми диде.
“Мин берничә ел оешма белән җитәкчелек иттем. Без “Берлек” оешмасы каршында эшләдек. Безгә ярдәм итүләре өчен “Берлек” җитәкчеләренә рәхмәт. Бүген яшьләр эшләми дип әйтеп булмый. Алар һәр югары уку йортлары, көллиятләр, мәктәпләрдә эшчәнлек алып бара. Дөрес, милли нигездә оештырып, бер юнәлештә эшләү җитми”, диде Рәмилә Габдуллина. Ул шулай ук Вконтакте социаль челтәрендә “Башкортстан татар яшьләре төркеме” булуын һәм анда 800дән артык кеше теркәлүен дә әйтте.
Чарада катнашучы Башкортстан дәүләт университеты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университеты, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институты, авиация-техник университеты студентлары үз уку йортларында татар яшьләрен туплау эшләре алып барырга килеште. Яшьләр хәрәкәтен җанландыру өчен шура төзелде. Беренче зур чаралар март аена билгеләнде.