Тикшерү бюджет акчаларын урлау эше нигезендә бара, дип яза "Реальное время" үз чыганакларына таянып.
Финанс эшчәнлегендә канун бозу, җитәкчеләрнең мәнфәгатьләр низагын исәпкә алмау фактлары Татарстан президенты кушуы белән 2017 ел ахырында уздырылган тикшерү барышында ачыкланган, диелә.
Министр урынбасары Елена Шишмарева медицина оешмаларындагы акча агымын контрольдә тоту өчен җаваплы.