Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортча китаплар чыгару арта, укучылар саны нигә кими?


Нәшриятта эшләүче
Нәшриятта эшләүче

Мәктәпләрдә ана телен ихтыярига калдыру, басылган китапларны пропагандалау өчен акча бүленмәү, башкортча язучылар кимү - китап укучылар азаюның төп сәбәпләре ди белгечләр.

2017 елда Башкортстан "Китап" нәшриятында башкортча 158 исемдә китап басылган. Бу сан гомум тиражның 76 процентын тәшкил итә. 2010 елда исә, 204 китапның 106сы башкорт телендә булган. Бу чама белән 52 процент дигән сүз. Әлеге саннарны Азатлыкка нәшриятның баш мөхәррире Зөлфия Карабаева белдерде. "Быел күпме басылачагы тәгаенләнмәгән", ди ул.

Башкортча китаплар чыгару арта, укучылар саны кими
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00

Башкортстан җәмәгатьчелеге ана телен яклау һәм үстерү фондын булдыру милли басмалар артуга этәргеч бирер дигән ышаныч белдерә. Шул ук вакытта Башкортстан язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев: "Башкорт телен мәктәпләрдә ихтыярига калдыру ана телендә китап укучыларны кимүгә китерәчәк", ди. Әнә шул сәбәпле, берлек башкорт әдәбиятын бар юнәлешләрдә, төрле рәвештә пропагандалауны үзенең төп максаты итеп куя.

Зәки Әлибаев
Зәки Әлибаев

"Әйтик, "Башкортстан әдәбияты" дигән яңа проектны тормышка ашыру башланды. Анда 14 яшьтән 24 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала. Каләм тибрәтүчеләр арасында яшьләр азаюны исәпкә алып, өметле язучыларны әнә шундый юл белән ачыкларга булдык. Бу эшкә мәктәпләр, барлык шәһәр һәм районнар, мәдәният министрлыгы да кушылды. Тиздән укучылар очрашуы уздырырга телибез", диде Азатлыкка Әлибаев.

Аның сүзләренчә, башкорт язучылары арасында да яратып укылганнар бар. Әлибаев шагыйрь һәм драматург Мөнир Кунафин белән үткен фикерләре белән халык күңелен яулаган Рәсүл Сәгыйтовны атады.

Сабир Шәрипов
Сабир Шәрипов

Әлегә Башкортстанда чит телдә иҗат иткән авторларның роман-повестьлары башкорт теленә күбрәк тәрҗемә ителә. "Инеш" нәшриятында гына да соңгы елда 15 китап башкортчага тәрҗемә ителгән. Һәр китапның тиражы 10 мең данә. Әлеге нәшриятта 10 ел эчендә 150 мең данә тирәсе китап чыккан.

Язучы, тәрҗемәче Сабир Шәрипов тәрҗемәне хуплый һәм бу эшкә "элегрәк тотынасыбыз калган икән" дип әйтә.

Гөлниса Яһүзина
Гөлниса Яһүзина

Башкортча укучылар азаюны китап яратучы Гөлниса Яһүдина "Башкортча язучылар аз, безгә классик әдәбият белән генә канәгатьләнергә кала", дип аңлата.

Бүген Башкортстан китапханәләрендә башкортча китап сатып алырга була. Китапханәчеләр сүзләренчә, көненә күп дигәндә 4-5 китап сатылырга мөмкин. Укучылар күңеленә бик үк хуш килеп бетмәстәй китаплар басылмый микән дигән сорау да туа. Китапларны кем сайлый?

Зөлфия Карабаева сүзләренчә, Башкортстан язучылар берлеге идарәсе сайлап алган һәм чыгарган карар нигезендә кулъязмалар "Китап" нәшриятына китерелә. Аларны 20 кешедән торган шура тикшерә. "Шурага төрле министрлыклардан белгечләр, нәшрият вәкилләре, билгеле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре кергән. Анда кулъязмалар бик җентекләп тикшерелә. Сайланганнар матбугат агентлыгына һәм хөкүмәткә тапшырыла. Комиссияләр утырышларында кулъязмалар тагын бер кат тикшерү үткәч кенә китап итеп басыла", ди Карабаева.

Аның сүзләренчә, акча җитешмәү басылган китапны халык арасында пропагандалауга аяк чала.

Китап басу нәшрияты
Китап басу нәшрияты

Русиядә соңгы елларда дөнья күргән 2 миллион 206 мең китапның җиде проценты гына милли телләрдәге басмаларга туры килә.

Белгечләр Мәскәүнең илдәге милли телләрне кысуга юнәлгән сәясәте, ана телләрен һәм республикаларның дәүләт телләрен мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыру милли телләрдә басылган китаплар сатылуга, аларны укучылар кимүгә китерәчәк дигән фикердә.

20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дип белдергәннән соң башкорт телен укыту ихтыярига калдырылгач республика язучылары Путинны башкорт теленә басымны туктатырга чакырган иде.

XS
SM
MD
LG