Бу хакта үз чыганакларына таянып "Татар-информ" хәбәр итә.
Сибагатуллин иҗади проектлар, яңа проектлар башкару, хәбәр тарату концепцияләрен эшләү өчен җаваплы булачак диелә.
Сибагатуллинны Татарстан мәдәният министры вазифасыннан алу турында фәрманны президент Рөстәм Миңнеханов 14 апрельдә имзалаган иде. Фәрманда "Пенсиягә чыгу сәбәпле, үз теләге белән Айрат Сибагатулинны вазифасыннан алырга", дип язылган.
Дүшәмбе Сибагатуллин министрлык хезмәткәрләре белән хушлашты.