Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры 26 апрельдә "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" спектакле белән тамашачыга яңа бина ишекләрен ачып җибәрде. Театрда эшләүчеләр дә, артистлар да зур куанычта.
"Руслар да колакчын алмаска тырыша"
Театр мөдире Мансур Ярмиев яңа бинада татарчадан русчага тәрҗемәне тыңлау өчен колакчын алмаган рус милләтеннән булганнар да, татар һәм башкалар да артыр дип өметләнә.
Күбрәк кыскан саен, ватанпәрвәрлек барлыкка килә
"Хәзер гел татарларга каршы сөйләп торган вазгыятьтә балаларда да горурлык хисе барлыкка килде. Күбрәк кыскан саен, үзебезнең ватанпәрвәрлек барлыкка килә. Бездә колакчыннар алмый башладылар. "Мин бит Татарстанда яшим, мин рус баласы, мин карарга килдем, ләкин миңа колакчын кирәк түгел", диләр. Карасаң, ул икенче бер кешедән яшертен кенә тәрҗемәсен сорап утыра. Аларның Татарстанда яшәгәнгә нинди горурлык хисе кичергәне читтән яхшы күренә", ди Ярмиев.
Мансур әфәнде сүзләренчә, яңа бинада да мәктәпләргә күрсәтелә торган програмнан читләшмәячәкләр. "Спектакльләрдә бер рус сүзе дә кыстырмаячакбыз. Татар програмына кергәч, ул мәктәп програмына кергән булып санала һәм укучыларның күбесенең аны беләсе килә", ди мөдир.
"Чиратта Гаяз Исхакый, "Ләйлә вә Мәҗнүн"нәр"
Азатлык Ярмиевтән: "Кариевлар киләчәктә татар тарихын, милләт язмышын чагылдырган спектакльләр куярга җыенамы?" дип тә сорады.
"Мәктәп програмы булгач, бөтенесендә дә (спектакльләр) – татар тарихы, Татарстанның тарихы, татар теленең тарихы. Бездә Габдулла Тукайның өч спектакле бар. Хәзер Габдулла Кариевның "Артист"ын куйдык. Аның белән сезонны ачабыз һәм ябабыз. Балалар өчен булган проект нигезендә "Аккошлар җыры артыннан" спектаклен уйныйбыз. Ул мюзикл кебек бара.
Без атаклы "Ләйлә вә Мәҗнүн" (Низами Ганҗәми), Гаяз Исхакый әсәрләреннән дә спектакль куярга җыенабыз", ди Мансур әфәнде. Аның сүзләренчә, чит ил классикларына тотынырга да исәпләре бар. Аннан да кала, Казанга килгән туристлар өчен утызар минутлык кына татар телендә спектакльләр дә әзерләячәкләр.
"Ун чит ил вәкиле кереп безне карый икән, әгәр без 30 минут эчендә татарның кем икәнен ачып бирә алабыз икән, ул инде зур бәхет булачак", ди Ярмиев.
"213 урынлы зал бик җиткән"
Яңа бинада төп зал 213 тамашачыга исәпләнгән. Элек Кариев театры "Әкият" курчак театрында өйдәш хәлендә иде. "Әкият"нең 750 кешелек концертлар залында спектакльләрен куйды. "Ничек кенә тырышып уйнасак та, аның кадәр кешене җыеп та бетерә алмыйбыз, кеше дә килми иде", дип үткәнне искә ала Ярмиев.
"Балалар өчен интерактив спектакльләр куярга хыяллана идек. Аның өчен яңа бинада икенче катта 120 урынга исәпләнгән кече залыбыз бар. Сәхнәсез ул, балалар белән бергә уйнау өчен бик уңайлы итеп ясадык. Бүген бу яңа бинада безнең театрда эшләгән 120 кешенең һәрберсенең утырыр урыны һәм эш урыны бар. Бина – якты, җылы. Эшләргә генә кирәк", ди мөдир.
"Китапханәне бирерләр дип өметләнәбез"
Яңа бинага барсы да сыймаган. Мансур әфәнде сүзләренчә, булган сәхнә киемнәренең бер өлешен, шулай ук агач эшкәртү, декорация цехларын кая урнаштырыйк икән дип әле дә баш ваталар.
Хәзер театр урнашкан бина элек Казанның Офицерлар йорты иде (Петербур урамы, 55Б). Каршында гына китапханәсе дә бар. "Президент урын табып бирербез дип әйтте. Безнең Офицерлар йортыннан калган китапханә буш. Ул мәсьәлә хәл ителергә тора. Без аны электән үк сораган идек", ди Ярмиев.
"Малайлар минем гаражда эретеп ябыштырды"
Идәннәргә сузылып ятып куаналар
Мансур әфәнде сүзләренчә, моңа кадәр грим салу бүлмәсендә үз урыннары булмый тилмергән артистлар яңа бинада шатлыкка түзә алмыйча идәннәргә сузылып ятып "Бу – үзебезнеке бит!" дип куана.
"8 майда театр оешканга 30 ел тула. Яңа бинадагы уңайлыклар, рәхәтлекләр безнең төшләргә дә керми иде. Мин алты ел эшлим, аңа кадәр дә азапланганнар. Бу бина безгә бирелгәч, аны саклану министрлыгыннан республиканыкы итеп күчергәнче хәйран гына вакыт узды. Аннан соң ел ярым төзекләндерү эшләре барды. Безнең азапланганнары күрсәгез!
Моңа кадәр безнең ирләр өчен бер һәм хатын-кызлар өчен бер грим салу бүлмәсе бар иде. Бездә бүтән бүлмә юк иде. Безнең тегүчеләр, чигүчеләр, хәтта эретеп ябыштыручылар да өйдә шөгыльләнде. Агач эшкәртү цехын минем гаражыма алып барып куйган идек. Эретеп ябыштыру эшләрен дә малайлар минем гаражга барып эшләде. Шуңа карамастан, үзебезнең спектакльләрне куя килдек", ди Мансур әфәнде.
Үз биналары булмау сәбәпле кариевлар ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә эшләми иде, яңа бинада исә бу көннәрдә дә ишекләре ачык булачак.
* * * *
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана. Ул башта Мәгариф министрлыгы каршында татар театр-студиясе буларак оештырыла. Аңа нигез салучы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин (1941-2006) була. Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең "Намус хөкеме" спектакле 1988 елның 25 февралендә куела.
1991 елда студия "дәүләт" статусы ала һәм аңа "Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры" дигән исем бирелә. Әмма аның үз сәхнәсе, үз тамаша залы булмый. Шул сәбәпле спектакльләр мәктәпләрдә, гимназияләрдә, авыл мәдәният йортларында, интернат-мәктәпләрдә, балалар йортларында күрсәтелә.
1996 елда Татарстан президенты карары нигезендә театрга Киров районында урнашкан Җитен комбинаты мәдәният сарае – элекке фабрикант Алафузов йорты булган "Эшчеләр театры" бинасы бирелә.
2002 елның азагында театр спектакльләрен үз сәхнәсендә күрсәтә башлый. Татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме яшь тамашачы театрына 2007 елның 16 февралендә бирелә.
Шартлар начар булганга күрә төзекләндерү кирәк булу һәм Алафузов йорты башка бер оешмага бирелү сәбәпле 2016 елдан кариевлар спектакльләрен "Әкият" курчак театрында күрсәтә башлый.