Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа татарлары альянсы Будапештта Русия үзәгенә утырышка җыелды


Будапештта узучы очрашу
Будапештта узучы очрашу

Русиянең Россотрудинчество оешмасы ярдәмендә эшләп килүче Европа татарлары альянсы 27 апрельдә үзенең чираттагы утырышына Маҗарстан башкаласы Будапешт шәһәренә җыелды.

Гадәттәгечә, чара Русия илчелегенә караган мәдәни үзәктә уза. Татарлар җыелган конференцияне дә Русиянең Маҗарстандагы илчесе Владимир Сергеев ачып җибәргән.

Дөнья татар конгрессы сәхифәсе язуынча конференция быел "Ауропа татарлары альянсы кешелек үлчәнешендә: биш ел бергә" дигән бик үк аңлашылмаган исем астында уза.

Быел чарада беренче тапкыр Казаннан Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев катнаша. Ул татар оешмаларыннан килгән гаризалар нигезендә махсус десант формалаштырып, төрле илләрдә мастер-класслар үткәрергә тәкьдим иткән.

"Татар ашлары, бию, җыр, телгә өйрәтү, тарих һәм башкалар", дип яза конгресс сәхифәсе.

Альянска керүчеләрнең җыр-биюгә мөкиббән булуы инде социаль челтәрләрдән дә күренә. Британиядән Рамил Миңнуллинның Facebook битендә дә бу чагылыш тапкан.

Җомга көнне чарага килүчеләр Рудольф Нуриевның 80 еллыгына багышланган кичәне карый. Шулай ук шимбә "Европа татар кызы" бәйгесе узачак. Элегрәк Чаллы басмасы язуынча, анда катнашучы кызларның күбесе татарча белмәгән һәм аларны телгә өйрәтергә туры килгән.

Бәйгедә кызларны бизәндерү өчен белгечләр дә Чаллыдан килә икән. Шулай ук "Болгар" бию театры артистлары аларга сәхнәндә "ярдәм итәчәк".

XS
SM
MD
LG