17 май кич Акмәчет бистәсендә яшәүче кырымтатар яшьләре сөргенлек корбаннарын искә алу уңаеннан "Йөрәгеңдә ут кабыз" чарасын үткәреп шәмнәр яндырганнар. Машинада килгән таныш булмаган кешеләр арасыннан берсе бу чараны һәм монда булган машиналарның номерларыны фотога, видеога төшерә башлаган. Чарада катнашучылар моңа ризасызлык белдерә башлач сивил киемдәге кешеләр аларны провокацияли башлаганнар. Егермегә якын кырымтатар яшьләрен полициягә алып китеп, алардан бармак эзләрен, аңлатулар алганнар. Алып кителгәннәр арасында үсмерләр дә бар.
Кайбер матбугат чаралары "Йөрәгеңдә ут кабыз" дигән чараны хакимиятләр үзләре 18 май кич үзәк мәйданда үздырыга планлаштырган дип хәбәр итте.
Русиядә тыелган һәм эшчәнлеген Киевтан дәвам итәргә мәҗбүр булган Мәҗлес җитәкчелеге кырымтатарларны Кырым хакимиятләре оештырган бернинди чараларда да катнашмаска чакырды.
2014 елда 18 май матәм митингы Акмәчетнең үзәк мәйданында тыелганнан соң Акмәчәт бистәсендә үздырылган иде. Ул вакытта митингга баручыларны полиция озатып барды, өстән боралаклар очып торган иде. 2014 елдан соң үзәк мәйданда матәм митингы бөтенләй тыелды.