Бу хакта Азатлык/Азат Европа радиосының Брюссельдәге хәбәрчесе Рикард Йозвяк хәбәр итә.
"Европа парламенты 14 июньдә кабул ителергә тиешле Русиядә кеше хокуклары турында резолюциядә дөнья чемпионатына дипломатик бойкот белдерергә чакырырга мөмкин", дип язды журналист Twitter-да.
Элегрәк дөнья футбол беренчелеген бойкот итү турында ярышларда катнашучы дүрт ил белдергән иде.
Мартта Британия премьер-министры Тереза Мэй патша гаиләсе әгъзалары һәм британ министрлары Русиягә бармый диде. Моңа Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлияне Солсберида агулау белән килеп туган низаг сәбәп булды.
Британиягә Исландия теләктәшлек күрсәтте.
Соңрак чемпионатның ачылыш тантанасына бармау турында Польша президенты Анджей Дуда белдерде.
Русиягә бармау турындагы карарны 7 июньдә Австралия хөкүмәте дә кабул итте. Илнең тышкы эшләр министры Джули Бишоп җыелма такым уенына илче генә барачак дип белдерде. Австралия такымының беренче уены 16 июньдә Казанда узачак.