Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда Русия илчелеге каршында Олег Сенцовны яклау чарасы узачак


Олег Сенцов
Олег Сенцов

Русиядә башланачак Дөнья футбол беренчелеге алдыннан 13 июньдә Парижда Русиянең Франциядәге илчелеге бинасы каршында режиссер Олег Сенцов, Александр Кольченко һәм барлык украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итеп урам чарасы узачак.

Чараны Парижда төп биналары булган Ukraine Action һәм "Кольченко коллективы" уздыра. Сенцовны яклау чарасының соңгысы Парижда 2 июнь көнне узган иде.

"Террорчылык" маддәсе нигезендә 20 елга хөкем ителгән украин режиссеры Олег Сенцов инде 29 көн колониядә ачлык тота. Ул Русиядәге барлык украин сәяси тоткыннары азат ителмичә ачлык тотуны туктатмаячагын әйтә.

Сенцовны яклап күп кенә илләрдә җәмәгать эшлеклеләре һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Якшәмбе көнне Сочида "Кинотавр" кинофестивале ябылу тантанасында жюри аны азат итәргә чакырды. 7 июнь көнне американ ПЕН-үзәге дә режиссерны азат итәргә таләп итте. Бу хакта хәбәр иткән Француз халыкара радиосы Русия президенты Владимир Путинның элегрәк әйткән сүзләрен искә төшерә. Украина президенты Петр Порошенко белән телефон сөйләшүендә тоткыннар белән алмашу турында сүз булган иде. Әлеге сөйләшүнең икенче көнендә Русия президенты "бу мәсьәләнең ничек хәл ителәсе турында сөйләшү әле иртәрәк", диде ул.

XS
SM
MD
LG