25 июль көнне Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны өченче (соңгы) укылышта кабул итте. Алга таба ул Федерация шурасына раслауга җибәреләчәк, шуннан соң канунны Русия президенты имзаларга тиеш. Канун рәсми медиа чарасында бастырганнан соң гамәлгә керә.
Депутат Гаджимет Сафаралиев элек "туган булмаган телләрне мәҗбүри укытканнар", хәзер исә өйрәнү өчен телне һәм укыту телен ата-аналар үзләре сайлый алачак дип аңлатты һәм "канун барлык якларның теләген исәпкә алыну" сәбәпле, аңа тавыш бирергә чакырды. ЛДПР депутаты Андрей Чернышев "элек уку материаллары һәм дәреслекләр җитмәве" турында сөйләде, ул аеруча элек кайбер төбәкләрдә "арттырулар" һәм "урыс телен җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнү мөмкинлеге булмавы"на басым ясады.
КПРФ депутаты Олег Смолин "кайбер республикалардан туган тел булмаган телләрне көчләп укыту турында" күпләп моң-зарлар килүен әйтте. "Без туган телләрне ирекле сайлау нигезендә өйрәнү мөмкинлекләрен киңәйтергә тиеш", дип белдерде ул.
Өченче укылышта канунны хуплап 388 депутат тавыш бирде. 2 депутат тавыш бирүдән тотылып калды.
Өченче укылышта канун өлгесенең тексты икенче укылыштан аерылмый диярлек. Татарстаннан Русия думасына сайланган депутат Илдар Гыйлметдинов Татар-информга "өченче укылышта бернәрсә дә үзгәрми, бары лингвистик төзәтмәләр генә була", дип сөйләде.
Азатлык элегрәк язганча, канунга ярашлы, татар телен укыту мәҗбүри булмаячак. Туган тел фәне мәҗбүри булган уку планнары булачак, туган тел буларак урыс телен дә сайлап булачак. Гыйлметдинов республикаларның дәүләт телләре дә кергән уку програмы булачагын белдергән, ләкин ул шулай ук мәҗбүри булмаячак.
Милли телләрне ихтыяри укыту кануны Русия думасына 10 апрель көнне кертелде. Ул беренче укылышта 19 июнь көнне кабул ителде, ләкин милли оешмаларның, аерым республикаларның тәнкыйтеннән соң икенче укылышка "җитди үзгәртеләчәк" дигән вәгъдә бирелде.
Русия думасының Мәгариф һәм фән комитеты туган телләрне ихтыяри укыту кануны өлгесен икенче укылышта кабул итәргә киңәш итте. Икенче укылышка документка 27 төзәтмә килсә дә, аларның дүртесе генә кабул ителде, шуларның да икесе - техник төзәтмә. Канун өлгесенә галимнәр, иҗтимагый оешмалартәкъдим иткән үзгәрешләр кертелмәде.
Татарстан президенты вәкиле Лилия Галимова канун өлгесенең икенче укылышка үзгәртелүе "зур прогресс" булды, "республика җитәкчелеге Русия думасы карары белән канәгать" дип белдерде. "Безнең борчуланы ишеттеләр", диде ул.