Чиләбедә халык театры эшчәнлеге
Чиләбедән Эльдар Габидуллин халык театры проекты турында сөйли. Бу театр 1940 елларда ябылган булган, бүген исә ул янә торгызылды.
15 июнь көнне беренче спектакль күрсәтелде - "Башмагым". Билет түләүле булуга карамастан, 700 кешелек зал шыгрым тулы бклды. Чиләбе татарлары мондыйга бик сагынган дип әйтә Габидуллин. Театрны оештыруга җирле татар конгресы булышты. Актерлар труппасы профессиональ түгел, төрле һөнәр ияләре.
"Татарстан" проектлар сессиясе
Татарстан делегатларын туплаган сессиядә исә Казанда узган төрле проектлар турында сүз алып бардылар: "Мин татарча сөйләшәм", Белем фестивале, "Гыйлем", Печән базары, "Бизнес Урда" һ.б. Бу проектларны оештырган кешеләр аларның максатларын, оештыру нечкәлекләрен сөйләп, Татарстан районнарында да заманча яшьләре чараларын уздырырга өндәделәр.
"Иң мөһиме: безнең чаралар ачык булырга тиеш. Административ ресурс белән көчләп кеше куып китергән чара ясарга кирәкми", дип ассызыклады сессия модераторы Айрат Фәйзрахманов.
Форум кысаларында проект сессияләре бара
Проект сессияләренә делегатларны географик принцип нигезендә бүлделәр. Анда яшьләр тел, мәдәният, тарих һ.б. өлкәләрдә файдалы проектлары турында сөйли, тәҗрибә уртаклаша. Азатлык хәбәрчеләре төрле секцияләрдә эшли.
Чит илләр делегатларын берләштергән утырышта Австрия вәкиле Энҗе Бәйрәмова үзләрендә оештырган квест турында татарча сөйли башлады, шуннан ул урысчага күчте. Кытай, Төркия татарлары исә "без урысча аңламыйбыз, татарча сөйлә", дип канәгатьсезлекне белдерә.
Свердлау өлкәсеннән Әсхәт Әхмәдиев үз төбәкләрендә балалар өчен татарча яңа ел бәйрәмнәрен үткәрләре турында сөйли. Киләчәктә бәйрәмне татарча үткәрүне якын авылларда да оештырырга ниятлиләр, ди ул. Башка бәйрәмнәрне дә татарча үткәрә алган оешма төзү киңәш ителде.
Пленар утырыш ахырына таба концертка әверелде. "Чәй эчүдән туктыйк", дигән шигарь булды, бәлки, җитди утырышны да сабантуйга әверелдерүдән туктыйк дигән шигарь кирәктер?
Ике чыгышка вакыт юк диелде, ике кеше үз фикерләрен әйтмичә калды. Шул ук вакытта, концертка вакыт булып чыкты.
Делегатлар "Туган тел" җырын башкарды, пленар утырыш тәмам. Халык ашарга ашыга, кемдер фотога төшә. Төштән соң делегатлар проект сессияләрендә катнашачак.
Казакъстан татарлары активисты Диләнур Ахунҗанова Семей шәһәрендә татар сәнгать мәктәбе тарихы турында сөйли, атаклы мәктәптә меңлгән бала тәрбияләнде, ди. Сүз уңаеннан, аңа ябылу яный иде, Азатлык бу хакта язган иде, хәзер мәктәп уңышлы эшли.
Аның чыгышы кысаларында Семейдагы татар сәнгать мәктәбе укучылары да уйнап алды:
Кызык күзәтү: пленар утырышта Ринат Закиров соңга кадәр бер сүз дә дәшми утырды. Соңыннан гына сүзгә кушылды, әмма төп фикер нидә икәне генә аңлашылмады.
Пленар утырыш дәвамында дилбегә - микрофон Милли шура рәисе Шәйхрәзиев кулында. Чыгыш ясаучылар барысы да Закировка түгел, ә Васыйл абый дип эндәшә, аңа мөрәҗәгать итә, ярдәм итүне сорый. 70 яшен тутырган Ринат Закиров ветеран буларак катнаша дигән хис кала.
Пленар утырыш дәвам итә. Милли җанлы, тотрыклы гаилә турында күп сөйлиләр, форумда исә андый үрнәк гаилә - Айгөл һәм Илдар Әюповлар да чыгыш ясады.
"Баланы милләтче булсын дип үстерү кирәкми, аны яратып үстерергә кирәк. Үзен хөрмәт итсә, ирекле булса, бала башкаларны да яратачак. Китап укыгада, кием сайлаганда барысын да бала үзе хәл итәргә тиеш", ди Әюповлар гаиләсе.
Үз балаларына яшьтәшләре белән татарча аралашу мохитен эзләгән гаилә бу авыр дип белдерде. "Беренче балабыз Нурбулат урысча белми иде, балалар бакчасына йөри башлагач, анда аралашуның урысча гына булуын күрде. "Әминә, Мәдинә минем белән ник урысча сөйләшә?", дип шакката иде ул. Ә кемдер татарча сөйләшсә, әнә ул татарча белә дип гаҗәпләнә иде. Кемдер балага урысча дәшсә, аңа җавап кайтармау ысулын куллана, без моны хуплап бетермибез, хәйләкәррәк булырга кирәк. Балага телгә кызыксыну уятырга кирәк, башка мәдәниятне кире кагу да дөрес түгел", ди алар.
"Без инглиз, урыс китапларын да укыйбыз, мультфильмнарын да карыйбыз. Башкаларга нәфрәт тудыруны бала тиз сеңдерә, бу дөрес түгел, башка телләрне дә өйрәтергә кирәк", ди Әюповлар.
"Чәй эчү начар түгел бит"
Гомәрова белән Шәйхразиев арасында бәхәс тә булып алды. Мәскәү татарлары активисты "безгә эш форматын үзгәртергә кирәк, чит илдә уңайлы ысул бар икән, татар эчтәлеге белән кулланыйк. Чәй эчү форматын туктатыйк, дөньядан арттан калмыйк, шәхесләрне үстерергә кирәк, интеллектуаль, сәнгать проектларын булдырыйк, яңа форматлар үзләштерик", дигәч, Шәйхразиев "чәй эчү начар түгел бит" дип җавап кайтарган.
Элмә такталарына килгәндә, Милли шура рәисе "кешеләрне оялдыртмыйк" диде. Аның фикеренчә, Казанда хаталы яки татарчасы булмаган элмә такталарын түгел, ә киресенчә, ике телле элмәләрне төшереп, инстаграмга мактанып элергә кирәк. "Оят итеп түгел, ә горурланрылык якны күрсәтик", ди Шәйхразиев.
Кызыклы тәкъдим, ни диярсең, иң мөһиме - канун үтәмәүчеләргә оят булмасын бит!