Accessibility links

Татар яшьләре форумы

1-5 август Казанда Дөнья татар яшьләре форумы узды. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

Делегатлар килде, Казан белән таныша

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән йөзгә якын кеше килгән. Башкортстаннан - 81 делегат.

Чит илләрдән иң зур делегация Казакъстаннан килгән (64 кеше). Канада, Румыния кебек илләрдән исә форумда берешәр делегат катнаша. Кытайдан быел делегатлар юк.

Үзбәкстаннан килгән татар яшьләре делегациясе үз эшчәнлеген тәкъдим итә:

Казанга килгән кунак яшьләр урнаштылар, төшке аш ашадылар. Хәзер исә алар Казанның тарихы белән танышу өчен экскурсияләрдә йөри.

Бер төркем делегатларга экскурсияне Камал театрының танылган артисты Фәнис Жиһанша алып бара.

Форумга Украинадан ике вәкил килде

Киев татарлары анда татар тормышының мәдәни вакыйгаларга бай булуын белдерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Киевтан килгән Илдар Кантеер белән Ринат Хөснетдинов Азатлыкка Украина башкаласында татар тормышының бик җанлы булуы, әдәби, мәдәни чаралар уздырылуы турында сөйләде.

Татар яшьләре форум чараларын Казан һәм аның тарихы белән танышудан башлады. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Азатлыкка сөйләгәнчә, бу Казанда иң күпсанлы экскурсияләрнең берсе булды.

"Чара үзенчәлекле булды. Күбрәк тарих турында түгел, бүгенге тормыш турында сөйләдек. Мәчетләр торгызылды, мөселман кибетләре бар, татар рухы сизелә - Татар бистәсенең нәкъ бүгенге тормышын күрсәтергә теләдек", дип сөйләде Фәйзрахманов.

Аның сүзләренчә, делегатлар 2 сәгатьләр йөрде, Казанның тарихы һәм бүгенгесе белән кызыксынды. Аерым алганда, яшьләр Каюм Насыйри урамы, Мәрҗани һәм Апанай мәчетләре, Татар бистәсе музее, Тукай музее, Зәңгәр мәчет, Каюм Насыйри музее, Галиев мәчете, Печән базары, Нурулла мәчете, чәкчәк музее, Камал театры һ.б. тарихи урыннар белән танышты.

Делегатларның танышу чарасы:

Форумга җыелган егет-кызлардан бу чарага нинди максат һәм теләкләр белән килүләре, ни көтүләре турында сораштык.

Яшьләр форумга нинди максат-теләк белән җыелган?
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:17 0:00

дәвам

XS
SM
MD
LG