Бүген, 9 сентябрьдә пенсия яшен арттыруга каршы митинг оештыручы, Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Казандагы штабы активисты Камил Гатауллин Казанда үз өеннән чыгып барганда тоткарланды. Бу турыда ул “Idel.Реалии"га хәбәр иткән.
Башта активистны полиция хезмәткәрләре туктатып аның документларын тикшерә башлаган. Бераздан аны “Ямашев” полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Көндезге сәгать икедә Казанның Тинчурин паркында Навальный штабы пенсия яшен арттыруга каршы митинг оештыра. Казан хакимияте бу урында митинг уздыруны килештермәде. Активистлар исә моны канунсыз дип исәпли. Чөнки Тинчурин паркы Һауд парк санала һәм анда митинг уздыруны хакимият белән килештерү зарурлыгы юк.