Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Акмәчет һава аланына Аметхан Султан исемен бирү кирәк"


Акмәчет һава аланы
Акмәчет һава аланы

24 октябрь Кырым мөфтиятендә узган җыелышта Акмәчет һава аланына Совет берлегенең ике тапкыр каһарманы, кырымтатар очучысы Аметхан Султан исемен бирү тәкъдиме хупланды.

Утырышка чакырылганнар арасында кырымтатар җәмәгать оешмалары, галимнәр, театр җитәкчеләре, журналистлар бар иде. Утырышта башка тәкъдимнәр дә яңгырады.

Кырымда оештырылган кырымтатар милли-мәдәни автономиясе рәисе Эйваз Умеров Кырымның җәмәгать пулаты тәкъдим иткән 10 исем арасыннан рәссам Иван Айвазовский исеменә тавыш бирергә чакырып, аның өчен Кырым башлыгы Сергей Аксенов та тавыш бирде диде. Украина заманында без даими зәгыйфь, җиңелүче көчләр тарафында тора идек һәм җиңелеп тә килдек, әйдәгез, көчле якка тавыш бирик, безне кырымтатарлар интернациональ караштагы халык дисеннәр, аннары безне читтә торган халык димәсләр, мәсьәләләрне хәл итергә юллар ачылыр, диде ул. Бу тәкъдимне юрист Тейфук Гафаров та хуплады. Кайберәүләр моңа җавап биреп, без болай тавыш бирергә чыкырсак, халыкның болай да беткән ышанычын гомумән югалтырбыз диделәр.

Фикер алышу вактында бу тәкъдимгә күпчелек каршы чыкты һәм иң лаеклы исем дип Аметхан Султан исеме аталды, ләкин бу исем инде Махачкала һава аланына бирелгән һәм бу киртә булып тора дигән мәгълүмат бирелде. Имеш, ике һава аланына бер исем бирүне халыкара ИКАО оешмасы рөхсәт итми икән.

Аметхан Султан музее хезмәткәре Мустафа Мустафаев бу аргументны кире какты. Очкычлар һава аланы исеме белән очмый да кунмый да, алар һава аланнарының кодлары белән оча, аның өчен бу киртә була алмый, дөньяда Виктория исемле генә тугыз аэропорт бар, диде ул.

"Акмәчет һава аланына Аметхан Султан исемен бирү кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:05 0:00

Кырым җәмәгать пулаты әгъзасы, мөфти урынбасары Эсадулла Баиров, Аметхан Султан, Гагарин, Титов исемнәрен исемлеккә кертмәскә дигән карар алынганын да сөйләде, чөнки аларның исемнәре инде бирелгән икән. "Безнең бик аз вактыбыз калды, Аметхан Султанны исемлеккә кертмәсләр, чөнки аның исемен йөрткән һава аланы бар", диде ул.

Утырышта бу русиякүләм проектта бөтенләй катнашмаска дигән тәкъдим дә яңгырады, чөнки күпчелектә булмаган кырымтатарлар үз намзәтен уздыру өчен җитәрлек тавыш җыя алмаячак, диелде.

Шуннан соң утырышта катнашучылар Кырым җәмәгать пулаты исемлегенә кергән Исмәгыйль Гаспринский өчен тавыш бирергә тәкъдим итә башлады.

Ләкин соңыннан кабат Аметхан Султан исеменә кайтып, җәмәгать пулаты кагыйдәләренә туры киләме-юкмы, аның исемен исемлеккә кертү өчен тавыш бирергә чакырырга дигән карар алынды.

​Билгеле буланча, "Русиянең бөек исемнәре" дип аталган проект кысаларында 45 иң эре һава аланына мәшһүр ватандашлар хөрмәтенә исем бирергә тәкъдим ителә.

Кырымның иҗтимагый пулаты Акмәчет һава аланына бирү өчен тәкъдим иткән исемнәрне игълан итте. Алар: патшабикә Екатерина, шагыйрь Максимилиан Волошин, адмирал Павел Нахимов, кенәз Лев Голицын, җәдидче Исмәгыйль Гаспринский, табиб Иван Пирогов, рәссам Иван Айвазовский, язучылар Антон Чехов, Александр Грин, галим Дмитрий Менделеев. Шартларга күрә исемлеккә язмышлары бу җир белән бәйле намзәтләр тәкъдим ителә ала.

2015 елда Украина Югары Радасы Акмәчет һава аланына Аметхан Султан исемен бирү хакында карар чыгарды, ләкин хәзерге Кырымда аны гамәлгә ашыру, куллану мөмкинлеге юк. Кырымтатарлар бу карарны дистә еллар таләп итсә дә, Киев моны бары тик Кырым аннексиясеннән соң гына эшләде.

XS
SM
MD
LG