Аметхан Султан бюсты шәхси акчага ясалган. Каһарман очучы укыган мәктәпкә аның исеме 2010 елда бирелгән иде.
Совет хакимиятләре фәрманына күрә, ике тапкыр Совет берлеге каһарманнарына аларның туган шәһәрләрендә бюстлар урнаштырыла иде. Ләкин Аметханның кырымтатар булуы моңа комачаулаган булса кирәк. Ул вакытта Кырым хакимиятләре төрле сылтаулар табып моңа каршы чыга. Кырымнан сөрген ителгән кырымтатар халкының каһарманы Аметхан һәйкәлен алар Ярославль, Каспийски, Сталинградка алып баралар, ләкин Аметхан үзе моңа риза булмый.
Шактый елдан соң бу һәйкәлне аның туган шәһәре Алупкада урнаштыралар. Бүген Алупкада торган шул һәйкәлдә "на родине награжденного" сүзләре гомум тексттан аерылып торганын күрергә мөмкин. Аметханга куелган һәйкәлләр бүгенге көндә ул беренче таран ясаган Ярославльдә, Махачкала аэропортында, Алупкада, Кефе шәһәрендә, Киевта (2013 ел), Кировоград очучылар академиясендә һәм башка урыннарда истәлек такталары бар. Төрле шәһәрләрдә аның исемен урамнар, мәйданнар йөртә.
Аметхан Султан 1920 елда Кырымның Кара диңгез буенда урнашкан Алупка шәһәрендә туа. Кырымдагы Кача очучылар мәктәбен тәмамлый. 1941 елда сугышка китә. Беренче фашист очкычын Ярославль күгендә таран ысулы белән бәреп төшерә. Бу каһарманлыгы өчен аңа Ярославль шәһәренең хөрмәтле ватандашы исеме бирелә. Ул сугыш елларында төрле фронтларда сугышып 49 дошман очкычын бәреп төшерә, үзе бәреп төшергән очкычларның кайберләрен эскадрилья башлыгы буларак башка очучыларга да яздыра. 1943 елда беренче тапкыр, 1945 елда икенче тапкыр Совет берлеге каһарманы була. 11 орден, 6 медаль белән бүләкләнә.
Жуковски шәһәрендә гыйлми-тикшеренү институтында очучы-сынаучы булып эшләгән вакытта аны кылган эшләре өчен өченче каһарман йолдызына тәкъдим итәләр, ләкин аңа кырымтатар булган өчен Сталин әмере белән Сталин исемендәге премия генә бирәләр. Аңа милләтен үзгәртү тәкъдимнәре дә булган. Бу хакта "Крылья родины" фильмында әйтелә.
1971 елда Аметхан Султан чираттагы очкыч сынавында командасы белән фаҗигале төстә һәлак була. Моның төрле версияләре бар. Аметхан сөргендәге кырымтатарларны Кырымга кайтару, милли хәрәкәткә кушылып халкына ярдәм иткән өчен бу казаны аны үтерү өчен махсус оештырганнар дигән фикердә торучылар бар.
Каһарман Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.