Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумында тел мәсьәләсенә дә кагылды.
"Бу бик җиңел мәсьәлә түгел. Бу мәсьәләне төрле кеше төрлечә аңлый. Әгәр дә бу бәла, тел бәласе үзеңә килеп төшмәсә, син аны аңламыйсың. Читтән караган кеше болар нигә бәхәсләшә икән, нәрсә җитми инде боларга дип уйлый. Ул аңламый", ди Миңнеханов.
Аның фикеренчә, моны ничек тә хәл итәргә, татар телен өйрәтү җаен табарга кирәк. "Мәчеттәме, ниндидер мәктәпләрдә урын табыпмы, бу мәсьәләне алып барырга кирәк", ди Татарстан президенты. Бу уңайдан ул эшмәкәрләр дә үз өлешен кертсен иде дигән теләктә. "Нәрсә эшләсәң дә, бөтен әйбер акчага килеп терәлә, шуңа күрә сезгә дә мөрәҗәгать итәләрдер, бәлки, аптыратып та бетерәләрдер, әмма Татарстан гына бу проблемны хәл итә алмый. Акчаны һәрбер кеше үз урынында табарга тиеш", диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук "телне саклау өчен йортта балалар белән аралашырга кирәк", дип тә кабатлады. Әмма шул ук вакытта татар телен белмәгән кешеләрне "ул татарча сөйләшми, димәк татар түгел" дип кимсетмәскә кирәк дип белдерде. "Барыбыз да тиз генә "кадерле дуслар, сезне күрергә шат" ди дә, урысчага күчә. Ул ялт итеп чыгып, матур итеп менә монда татарча чыгыш ясар иде дә, әмма телне белми. Ике генә җөмлә әйтә ала. Юк икән юк, ул барыбер татар кешесе. Аның җаны татар булырга тиеш. Әмма татар җанлы кеше, вата-җимерә булса да, татарча сөйләшергә өйрәнергә тиеш", диде Миңнеханов.
Президент татар теленә "безнең буыннан соң бөтенләй бетү куркынычы яный" дип тә әйтте. "Укыту системында бетте. Яшьләр "нишлим мин татар теле белән? Миңа инглиз, француз, кытай теле кирәк" ди. Ул әле үзенең картаячагы турында уйламый. Өлкән яшькә җиткәч "мин нишләдем, мин нинди милләт кешесе, мин нәрсә?" дип сорау бирәчәк. Ул чакта соң була инде. Мондый хәлгә калмасын өчен, үзебез үрнәк күрсәтеп бу эшне алып барырга кирәк", диде Миңнеханов.
Татарстан президенты җыенда җанисәп темасын да күтәрде. "Без Русиядә сан ягыннан икенче халык, шулай булып калырга кирәк", диде ул.
29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдәге 300гә якын татар эшмәкәре катнашында "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" XIII форумын уздыра.
Форумда Русиянең 44 төбәгеннән һәм 12 чит илдән вәкилләр катнаша. Быел җыен Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә уза.