Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 йомгаклары: дөнья вакыйгалары


Мәскәүдә "Ул безгә патша түгел" исемле протест чарасы, 5 май 2018
Мәскәүдә "Ул безгә патша түгел" исемле протест чарасы, 5 май 2018

2018 ел ниләр белән истә калачак? Азатлык узып баручы елда дөньяны шаулаткан сәяси вакыйгалар, террор гамәлләре, фаҗигаләрне, табигать казаларын барлады.

Сәяси мәйдан: иске һәм яңа президентлар, тарихи очрашулар

2018 ел кайбер дәүләтләр башлыкларын сайлаулар, тарихи очрашулар белән истә калачак.

Март аенда Русиядә президент булып дүртенче тапкыр Владимир Путин сайланды. Ул алты ел идарә итәчәк. (Азатлык сайлау барышын җанлы блогта күзәтте.)

Шулай ук чираттагы мөддәтләренә Чехия президенты Милош Земан, Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев, Германия канцлеры Ангела Меркель, Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган сайланды.

Грузиядә президент сайлауда - Саломе Зурабишвили, Әрмәнстанда Армен Саркиясян җиңде.

Кубада да яңа җитәкче - быел анда Дәүләт шурасы рәисе итеп Рауль Кастро урынына Мигель Диас-Канель билгеләнде.

Быел Интреполга да яңа башлык сайланды. Хәзер аны Көньяк Корея вәкиле Ким Чен Ян җитәкли. Әлеге вазифага Русия генералы Александр Прокопчук та дәгъва кылган иде, әмма ул җитәрлек тавыш җыя алмады.

Тарихи очрашулардан, иң беренче чиратта, АКШ президенты Дональд Трампның Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын һәм Русия президенты Владимир Путин очрашуын атарга мөмкин.

Төньяк Корея һәм АКШ башлыклары Сингапурда очрашып, уртак декларация имзаладылар. Бу ике илнең җитәкчеләре моңа кадәр беркайчан да очрашмады, хәтта телефоннан да сөйләшкәннәре булмады.

Кимч Чен Ын һәм Дональд Трамп
Кимч Чен Ын һәм Дональд Трамп

Ким Чен Ын шулай ук Көньяк Корея президенты Мун Чжэ Ин белән быел өч тапкыр очрашу уздырды. Сентябрьдә Көньяк Корея президенты соңгы 11 ел эчендә беренче тапкыр Төньяк Кореягә килде. Сөйләшүләрнең төп темалары - Төньяк Кореяның атом-төш програмын туктату, ике ил арасында мөнәсәбәтләрне үстерү, Пхеньян белән Вашингтон арасындагы сөйләшүләрдә тәрәккыятькә ирешү.

Ноябрьдә Ким Чен Ын Русиягә килергә мөмкин дигән хәбәрләр дә бар иде, әмма бу расланмады. 31 май Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Төньяк Кореяга барды. Лавров Ким Чен Ын белән күрешкән Русиянең беренче рәсмие булды.

Тагын бер шау-шу куптарган очрашу Һелсинкида Дональд Трамп һәм Владимир Путин арасында булды.

Алар ике сәгатьтән артык икәү генә сөйләште. Ике президентның сөйләшүе планлаштырылганнан ярты сәгатькә озаграк дәвам итте. Соңрак журналистларга Трамп Путин белән Төньяк Кореяда атом коралын юк итү, Сүрия низагын, террорчылык һәм киберһөҗүмнәргә каршы тору турында сөйләштек диде. Русия рәсмиләре Путин Трампка Украинадагы низаг турында конкрет тәкъдимнәр ясады дип белдерде. АКШ һәм Русия президентлары Аргентинада "Зур егермелек" кысаларында да очрашырга тиеш иде, әмма Азак диңгезендәге Украина корабларын тоткарлау белән бәйле хәлдән соң, Трамп очрашудан баш тартты.

Халыкара низаглар, чикләүләр

Узып баручы елның иң зур дипломатик низагы Британиянең Солсбери шәһәрендә Русия күзләү хезмәтенең элекке офицеры Сергей Скрипаль һәм аны кызы Юлияне агулаудан соң булды. Скрипальләр Русиядә җитештерелгән "Новичок" матдәсе белән агуланган дип белдерелде. Әлеге матдәне җитештерүдә татар галиме Вил Мирзаяновның да катнашканы билгеле булды. Ул мондый агуны Русия генә җитештерә ала диде. Скрипальләр һөҗүмнән соң исән калды, әмма очраклы рәвештә агуга эләккән Британия ватандашы һәлак булды. Скрипальләрнең хастаханәдән чыкканнан соң кая китүләре билгеле түгел.

Скрипальләргә химик һөҗүмне тикшерүчеләр
Скрипальләргә химик һөҗүмне тикшерүчеләр

Җинаятьне башкаручылар дип Британия Руслан Бәширов һәм Александр Петровны атады. Bellingcat төркеме әлеге исемнәр артында Русия хәрби күзләү агентлары Анатолий Чепига һәм Александр Мишкин яшеренгән дип раслый.

Рәсми Лондон агулау турында карар Кремльдә кабул ителгән дип саный. Европа берлеге Британия җитәкчелеге фикере белән килеште. Берлекнең күпчелек илләре Британия артыннан Русия дипломатларын илдән чыгарды.

АКШ бу уңайдан Русиягә чикләүләр кертте, Европа берлеге дә химик корал кулланучы илләргә санкцияләр кертүне җиңеләйтте, әмма әлегә Мәскәүгә чикләүләр кертү турында игълан ителмәде.

АКШ башка сәбәпләр белән дә Русиягә чикләү чаралары кертүне дәвам иттерде.

Ел башында АКШ Русиянең Украина көнчыгышында низагка катнашуы өчен Кремльгә каршы чикләүләрне киңәйтте. Яңа "Кара исемлектә" 12 кеше һәм тугыз ширкәт. Соңрак Американың финанс министрлыгы "Кремль хисабы" дип аталган Путинга якын түрәләр һәм бизнесменнар, хакимиятләр белән элемтәләре булган ширкәтләр исемнәре кергән документны Конгресска тапшырды. Анда татарстаннар да бар. Әлеге исемлектәге затларга чикләүләр кертелергә мөмкин.

Март аенда Вашингтон тагын 14 кеше һәм бер оешмага чикләүләр кертте. Яңа исемлектәге кешеләрнең барысы да диярлек Интернет эзләнүләр агентлыгында эшли. Агентлыкның үзенә дә чикләүләр кертелгән. Февраль уртасында АКШның махсус прокуроры Роберт Мюллер аларны 2016 елда АКШ президенты сайлавына тыкшынуга гаепләде.

Апрельдә Кушма Штатлар Русиянең 24 ватандашына һәм 14 ширкәтенә Америка дошманнарына каршы тору турында Конгресс былтыр кабул иткән канунга ярашлы санкцияләр кертте. Бу исемлеккә миллиардерлар Олег Дерипаска, Виктор Вексельберг, Сөләйман Керимов, Игорь Ротенберг һәм Кирилл Шамалов, ВТБ башлыгы Алексей Костин, "Газпром" җитәкчесе Алексей Миллер һәм башкалар эләкте.

Русиянең Украина белән мөнәсәбәтләре дә киеренкеләнүен дәвам итте. Алар бигрәк тә Керич бугазында Русия хәрбиләре украин корабларын ут ачып тоткарлау белән бәйле вакыйгадан соң кискенләште. (Азатлык бу низагны җанлы блогта күзәтте.) Русия украин диңгезчеләрен дәүләт чиген канунсыз кичүдә гаепләде. Киев Мәскәүне провокациядә гаепләде һәм әлеге гамәлне агрессия дип атады. Чик сакчылары тоткарлаган 24 диңгезче 25 гыйнварга кадәр сак астына алынды. Аларга дәүләт чиген канунсыз кичү турында гаепләү белдерелде. Әлеге маддә нигезендә алты елга кадәр төрмә җәзасы каралган.

Кырым ярлары буенда Русия һәм Украина кораблары арасында низаг күренеше
Кырым ярлары буенда Русия һәм Украина кораблары арасында низаг күренеше

Мәскәүдәге "Лефортово" изоляторына 21 диңгезче китерелде. Тагын өч диңгезче "Матросская тишина" хастаханәсенә салынды, алар яралы иде.

Әлеге хәлләрдән соң Украина Русия белән дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешүне туктатты.

Согуд Гарәбстанының Истанбулдагы илчелегендә согуд журналисты Җамал Хашогги үтерелгәннән соң да халыкара җәмәгатьчелектә зур канәгатьсезлек туды.

Франция Хашоггины үтерү эшенә бәйле Согуд Гарәбстанының 18 ватандашына карата чикләүләр кертте. Медиа АКШның Үзәк күзләү идарәсенә сылтанып, журналистны Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе Мөхәммәд бин Сәлмән үтерергә кушкан булырга мөмкин дип язды.

Террор гамәлләре, һөҗүмнәр

Быел террор гамәлләре башлыча Әфганстан, Пакстан, Сүрия кебек мөселман илләрендә булды.

Шул ук вакытта Русиядә һәм АКШта мәктәпләргә һөҗүм нәтиҗәсендә кешеләр күпләп үлде. Алар террор гамәле дип аталмады.

Февральдә Флорида штатындагы мәктәптә атыш нәтиҗәсендә 17 кеше һәлак булды. Атышны әлеге мәктәптән куылган 19 яшьлек Николас Куз оештырды.

Аннексияләнгән Кырымдагы Керич политехник көллиятенә октябрьдә һөҗүм оештырылды. (Азатлык бу низагны җанлы блогта күзәтте.) Атыш корбаннары 20гә җитте. Аларның күпчелеге студентлар, шул исәптән алты үсмер. 40тан артык кеше яраланды. Тикшерү мәгълүматынча, һөҗүмне әлеге уку йортының 18 яшьлек студенты Владислав Росляков оештырган. Ул үз-үзен атып үтергән.

Керичтә һөҗүм корбаннары белән хушлашу
Керичтә һөҗүм корбаннары белән хушлашу

30 июльдә Үзәк Африка республикасында берьюлы өч русияле журналист үтерелде. Орхан Джемаль, Кирилл Радченко һәм Александр Расторгуев бирегә Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте эшчәнлеге турында документаль фильм төшерү өчен килгән булган.

Табигать казалары, һәлакәтләр

2018 ел табигать казалары белән дә истә калачак. Индонезиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә ким дигәндә 420 кеше һәлак булды. Калифорниядә һәм Грециядә урман янгынарында кимендә 50шәр кеше корбан булды. Генуяда күпер җимерелү корбаннары 38гә җитте. Япониядә су басу сәбәпле ике йөздән артык кеше үлде.

2018 елда берничә очкыч һәлакәткә очрады.

Февральдә Мәскәү янында "Саратов һава юллары" ширкәтенең АН-148 юлчы очкычы һәлакәткә тарыды. Очкычтагы 71 кеше һәлак булды.

6 мартта Сүриядә Русиянең Ан-26 транспорт очкычы җиргә җимерелеп төште. Нәтиҗәдә 39 кеше һәлак булды. Сүриядәге "Джейш әл-Ислам" сугышчан төркеме Ан-26 очкычы һәлакәте өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.

Җәзаирда хәрби очкыч казасында 250дән артык кеше һәлак булды.

Җәзаирда очкыч казасы
Җәзаирда очкыч казасы

Октябрь ахырында Индонезия башкаласы Джакартадан Суматра утравының көнчыгышындагы Палканпинанг шәһәрендә юнәлгән Боинг Ява утравының көнбатыш ярлары тирәсендә диңгезгә төште. 189 кеше һәлак булды.

Моннан тыш, Казакъстанда автобуста янгын чыгып 52 кеше һәлак булды.

Янгыннарга бәйле тагын ике һәлакәтне ел вакыйгалары дип атарга мөмкин.

Көньяк Кореядә хастаханәдә янгында 40тан артык кеше үлде.

Кемероводагы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгын Русияне генә түгел, дөньяны тетрәндерде. Янгында 64 кеше һәлак булды, аларның 40гы балалар иде.

Әлеге һәлакәтләр арасында ахыры яхшы тәмамланган бер вакыйга да булды. Июль аенда Таиландта су баскан тау куышыннан уникенче баланы һәм тренерны коткардылар. Яшүсмерләр футбол такымының 12 спортчысы һәм тренеры 23 июньдә юкка чыккан иде. Ун тәүлеккә якын вакыт узганнан соң аларны Тхам-Луанг тау куышында таптылар. Коткару эшләре озакка сузылды, анда илнең хәрби-диңгез флоты әгъзалары, чит ил дайверлары да катнашты.

Митинглар, протест чаралары

Иң күп протест чаралары быел Русиядә булды дияргә мөмкин. 28 гыйнвар Русия шәһәрләрендә оппозиционер Алексей Навальный тарафдарлары оештырган "Сайлаучылар баш күтәрүе" ("Забастовка избирателей") чаралары узды.

Русиядә президент Владимир Путинның 7 майда узачак инаугурациясе алдыннан 5 майда дистәләрчә шәһәрдә меңнәрчә кеше "Ул безгә патша түгел" исемле протест чарасына чыкты. "ОВД-Инфо" хокук яклау сәхифәсе 1600ләп кешенең тоткарлануын хәбәр итте.

9 сентябрь бердәм тавыш бирү көнендә Русиядә пенсия реформасына каршы урам чаралары узды. 59 шәһәрдә митинглар килештерелмәгән иде, бары тик 12 шәһәрдә дә генә аларга рөхсәт бирелде. Протест чараларына 60 меңнән 80 меңгә кадәр кеше чыкты. Меңнән артык кеше тоткарланды.

Төркиядә 24 июнь якшәмбе көнне узачак президент һәм парламент сайлау алдыннан хәзерге президент Рәҗәп Эрдоган тарафдарлары һәм аларның көндәшләре киңкүләм урам җыеннары уздырды.

Оппозициянең алдынгы намзәте Мөхәррәм Инҗе 23 июньдә Истамбулда киңкүләм митинг оештырды.

Истамбулда оппозиция җыены
Истамбулда оппозиция җыены

Аңа кадәр Измирдә Инҗегә теләктәшлек белдерү җыенында кайбер мәгълүматларга күрә ике ярым миллионга якын кеше катнашкан. Оппозиция тарафдарлары моны Төркиянең яңа тарихында иң күләмле чара дип атады.

Елның иң төп каршылык чарасы дип Франциядәге урам җыеннарына атарга мөмкин. Бензин бәясе арттыруга каршы "сары жилетлар" хәрәкәте 17 ноябрьдә башланган митинг зур протест чарасына әйләнде һәм декабрь урталарында да тынмады. Демонстрантлар полиция белән бәрелеште, машиналарны яндырды, кибетләрне, банкларны җимерде. Хакимият бәя күтәрүдән баш тартты, әмма каршылык чаралары барыбер дәвам итә. Анда катнашучылар ил президенты Эммануэл Макронның икътисади сәясәтенә канәгатьсезлек белдерүен әйтә.

Кытайда мөселманнарны эзәрлекләү

Кытайның Синҗан-уйгыр төбәгендә соңгы ярты елда булган хәлләрне аерым карау дөрестер. Биредә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия бирү үзәкләренә" ябу турында хәбәрләр тарала башлады.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган.

АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит бу лагерьларда 500 меңнән 1 миллионга кадәр кеше "тәрбияләнгән" дип әйтә. Алар фикеренчә, мондый лагерьлар бүгенге көндә милли азчылык вәкилләренең хокукларын бозуның иң зур очрагы.

Америка хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Синҗанга Британ дипломатлары да барды. Алар мөселманнарга тәрбия бирү үзәкләре турындагы мәгълүматны раслады. Британия тышкы эшләр министры Джереми Хант Кытайда күргәннәре турында ил парламентында чыгыш ясаганда сөйләде.

Рәсми Кытай исә мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

Спорт чаралары

9-25 февраль Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары узды. (Азатлык бу вакыйганы җанлы блогта күзәтте.) Тарихта ул допинг гаугасы һәм Русия спортчыларының нейтраль әләм астында чыгыш ясарга мәҗбүр булулары белән дә истә калыр.

Алинә Заһитова фигуралы шууда Русиягә алтын китерде
Алинә Заһитова фигуралы шууда Русиягә алтын китерде

Норвегия җыелмасы – кышкы Олимпиадада такымнар арасында рәсми булмаган җиңүче булды. Алар 49 медаль (14 алтын, 14 көмеш, 11 бронз) алды. Икенче урында Германия, Канада - өченче булды. АКШ һәм Нидерланд спортчылары да беренче бишлектә.

Русия җыелма такымын Сочи Олимпиадасыннан соң булган допинг җәнҗал сәбәпле читләштерделәр. Пхенчхандагы уеннарда русияле керлингчы Александр Крушельницкий һәм бобслейчы Надежда Сергеевада допинг тикшерүдә тыелган матдә таптылар. Русия спортчылары нейтраль әләм астында олимпиада атлетлары буларак кына катнашты.

Киләсе кышкы Олимпиада дүрт елдан соң Кытай башкаласы Пекинда узачак.

14 июнь-15 июль көннәрендә Русиядә дөнья футбол беренчелеге узды. (Азатлык бу вакыйганы җанлы блогта күзәтте.) Русия мондый чемпионатны беренче тапкыр оештырады. 64 уенның алтысы Казанда уйналды. Чемпионатта 32 ил катнашты.

Дөнья чемпионы исемен Франция такымы алды, Хорватия икенче урында. Өченче урынга Бельгия такымы иреште.

Дөнья футбол беренчелеге алдыннан Human Rights Watch (HRW) халыкара хокук яклау оешмасы Русиядә кеше хокуклары торышының начараюы турында хисап чыгарган иде. Халыкара оешма стадионнар төзүчеләрнең хокуклары бозылу турында белдерде, эшчеләргә хезмәт хакларын вакытында түләмиләр, ә алар иминлекләренә куркыныч тудыручы шартларда эшли диелде. 2018 елның апреленә дөнья чемпионаты төзелешләрендә 21 эшче һәлак булган диелә.

XS
SM
MD
LG