Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкының үсеш стратегиясе язмышын Татарстан фәннәр академиясенә тапшырдылар


Утырышта катнашучылар (Бөтендөнья татар конгрессы сайты фотосы)
Утырышта катнашучылар (Бөтендөнья татар конгрессы сайты фотосы)

11 гыйнварда Дөнья татар конгрессы бинасында Татар халкының үсеш стратегиясен язуга багышланган ябык утырыш узды. Утырышта Татарстан фәннәр академиясе әзерләгән концепция тәкъдим ителде, ул белгечләр тарафыннан тәнкыйтьләнде.

Утырышта Татарстан Фәннәр академиясе әзерләгән концепция тәкъдим ителгән. Концепцияне академиянең гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина тәкъдим иткән. Әлеге концепциянең нигезендә 4 асыл юнәлеш билгеләнгән: мәгариф, мәдәният, милли медиа һәм татар халкының яшәешен оештыру.

Утырышка матбугат вәкилләре кертелмәсә дә, Азатлыкка билгеле булганча, әлеге концепция чакырылган белгечләр тарафыннан тәнкыйтьләнгән. Аерым алганда, белгечләр аналитика булмауга һәм Русия төбәкләрендәге хәзерге сәяси чынбарлыкны исәпкә алмауга игътибар иткән. Моннан тыш тәкъдим ителгән чыгышта административ ресурска артыгы белән таяну да катнашучыларда ризасызлык тудырган.

Утырышта катнашкан мөфтият вәкилләре тәкъдим ителгән концепцияне исламның ролен күрсәтмәве өчен тәнкыйтьләгән. Алар Татарстаннан читтә яшәүче татарларга нәкъ ислам диненең милли үзаң өчен төп нигезләрнең берсе булуын искәрткән. Дания Заһидуллинага белгечләр тарафыннан бирелгән күп кенә сораулар җавапсыз калган.

Утырыш азагында Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев концепцияне хуплап тавыш бирергә чакырган, әмма катнашучылар әлеге тәкъдимгә битараф калган.

Азатлык чыганаклары хәбәр итүенчә, Татар халкының үсеш стратегиясен язу өчен башта ук өч аерым төркем оештырылган: Татарстан фәннәр академиясе, Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм бәйсез белгечләр төркеме. Нәтиҗәдә, концепция әзерләүдә бары тик фәннәр академиясе генә катнашты, башкаларга исә бары тик "киңәш бирүчеләр" рәвешендә генә бу эштә катнашырга тәкъдим ителде.

Стратегия концепциясе киләсе атнада Бөтендөнья татар конгрессы сайтында эленергә тиеш. 16 гыйнвардан Татарстан районнары һәм татар халкы күпләп яшәгән төбәкләр буенча сәфәрләр башланачак, алар барышында стратегиягә тәкъдимнәр кабул ителәчәк.

XS
SM
MD
LG