Русия чиген чыгучы ватандашлар һәм чит ил кешеләренә 500 сум күләмендә салым кертү тәкъдим ителде. Бу хакта "АВАНТИ" бизнес-ватанпәрвәрлекне үстерү берлеге мөрәҗәгатенә сылтанып РИА Новости яза.
Катлаулы халыкара вазгыятьтә "эчке туризмны үстерү мәсьәләсе актуальләшә" диелә берлек мөрәҗәгатендә. Ул Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко, Дума рәисе Вячеслав Володин һәм Ростуризм башлыгы Олег Сафонов исеменә язылган. Документны "АВАНТИ" президенты Рахман Янсуков имзалаган.
Эшмәкәрләр "бүген кыска вакыт эчендә Русиянең туризм өлкәсен торгызу һәм аның дөньяда көндәшлеген арттыру өчен уникаль шартлар тудырылды" дип саный.
Мөрәҗәгать авторлары русияле яки чит ил кешесенә илдән чыккан саен салым салырга тәкъдим итә. Ул транзит юлчыларга салынмаска мөмкин. Эшмәкәрләр испәпләп чыгарганча, әлеге башлангыч Русиянең туризм өлкәсенә елына 35 млрд сум кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Мөрәҗәгать авторлары Русиядә туристик хезмәтләрнең начар, ә бәяләрнең югары булуын һәм шунлыктан чит илдә ял итүче ватандашларның артуын таный. Дәүләт вазгыятьне үзгәртү өчен планлы сәясәт алып бара, әмма бу гына җитми дип саный эшмәкәрләр.
Күптән түгел Япония илдән чыгу өчен салым кертте. Ул очкыч яки кораб билеты бәясенә бәйле һәм якынча 10 доллар тәшкил итә.
Япония хакимияте яңа салым илгә быел ук 50 миллиард иен (462 млн доллар) китерер дип көтә. Кергән акчаны һава аланнарында миграция эшләрен тизәйтү өчен кешене танучы җайланмалар урнаштыруга һәм туристларга чит телдә хезмәт күрсәтүне киңәйтүгә тотарга җыеналар.