Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда ФСБ кырымтатарлар йортларында тентү уздыра


Кырымтатарлар йортларында тентү
Кырымтатарлар йортларында тентү

ФСБның Кырым идарәсе матбугат хезмәте Курман районының өч кешесенә карата җинаять эше ачылуы турында хәбәр итте. Алар Русиядә террорчы оешма дип танылган "Хизб ут-Тәхрир" фиркасендә катнашуда шикләнелә.

Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре Курман районының (Красногвардейский) Буюк Онлар (Октябрьское) авылында кырымтатарлар йортларында тентү уздыра.

Тентүләр берничә адреста - Решат Эмирусеинов һәм аның улы Рөстәмдә, Арсен Абхаиров, Иззет Абдулганиев һәм аның улы Эскендерда уза. Рөстәм Эмирусеиновны тоткарлаганнар һәм Акмәчеткә алып киткәннәр.

69 яшьлек Решат Эмирусеинов - кырымтатар хәрәкәте активисты. 2017 елның августында ул "Путин, безнең балалар террорчы һәм экстремист түгел" дип язылган плакат тотып ялгыз пикетка чыккан иде. Соңрак та Русия хакимиятләренең Кырымда кырымтатарларга басымына каршы чыгышлар ясады.

ФСБның Кырым идарәсе матбугат хезмәте Курман районының өч кешесенә карата җинаять эше ачылуы турында хәбәр итте. Алар Русиядә террорчы оешма дип танылган "Хизб ут-Тәхрир" фиркасендә катнашуда шикләнелә. Украинада "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлеге тыелмаган.

2014 елда Русия аннексияләгәннән соң Кырымда төрле сәбәпләр белән кырымтатарларны тоткарлау, хөкем итү, аларның югалу, үтерелү очраклары даими булып тора. 2014 елдан 31 кырымтатар мөселманы әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, эзәрлекләүләргә дучар булды.

XS
SM
MD
LG