Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шри-Ланка хакимияте шартлатуларда радикал исламчыларны гаепли


Шри-Ланканың Негомбо шәһәрендә шартлау булган чиркәү
Шри-Ланканың Негомбо шәһәрендә шартлау булган чиркәү

Кайбер басмалар язуынча, чит ил күзләү хезмәте Шри-Ланка хакимиятләрен исламчылар берничә террор һөҗүме әзерләргә мөмкин дип кисәткән булган.

Шри-Ланка хакимиятләре 290-лап кешенең үлеменә китергән шартлауларда Җәмәгать әт-Тәүхид әл-Ватания җирле радикал исламчы төркемен гаепли. Бу хакта ил министрларының берсе белдергән.

Хакимиятләр биредәге экстремистларга халыкара "челтәр" ярдәм итүе ихтимал ди. AFP агентлыгы мәгълүматынча, апрель башында чит ил күзләү хезмәте Шри-Ланка хакимиятләрен исламчыларның берничә теракт әзерләве ихтимал дип кисәткән булган.

Кимендә алты шартлауны интихарчы башкарган. Бу хакта тикшерүнең беренчел мәгълүматларына сылтагып Reuters хәбәр итә. "Шангри Ла" отелендә бомбаны ике кеше, өч христиан чиркәвендә һәм ике отельдә - берешәр кеше шартлаткан дип белдерелә.

Башкала Коломбода тагын бер кунакханәдә һәм торак йорттагы шартлауларның сәбәпләре ачыклана.

Полиция шартлаулар оештыруга кагылышы булуда шикләнеп 24 кешене тоткарлаган, аларның барысы да Шри-Ланка ватандашлары.

Шул ук вакытта террор гамәле өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады.

Дүшәмбе Коломбода тагын бер шартлау булды - чиркәү янында куелган бер бомбаны зарарсызландырганда ул шартлаган.

Шулай ук Коломбо автостанциясендә шартлаткыч җайланмалар өчен 87 детонатор табылган. Моннан тыш, бер шартлаткыч Коломбо һава аланы керешендә табылган.

Җәмәгать әт-Тәүхид төркемен элегрәк илдә будда сыннарын җимерү белән дә бәйлиләр иде. Әмма террор гамәлләре оештыру белән бәйле хәбәрләр булмады.

Корбаннар арасында 32 чит ил кешесе, шул исәптән АКШ һәм Британия ватандашлары. Даниянең иң бай кешесе, ASOS интернет-кибете хуҗаларының берсе Андерс Поульсенның өч баласы һәлак булган. Алар Шри-Ланкага пасха бәйрәмнәрендә ял итәргә килгән.

Коломбода иминлек чаралары көчәйтелгән, комендант сәгате кертелгән. 23 апрельдә бөтен илдә гадәттән тыш хәл тәртибе кертелә. АКШ Дәүләт департаменты американнарны яңа һөҗүмнәр булу мөмкин дип кисәтә.

XS
SM
MD
LG